Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе Finiko финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинны банкрот булып таныган. Аның милкен алу эше башланган, диелә мәхкәмә сайтында чыккан карарда.
Доронин банкротлыгы турында шикаять белән мәхкәмәгә 101 миллион сумлык бурыч аркасында "Вента" Мәскәү ширкәте мөрәҗәгать иткән булган.
Мәхкәмә Доронинга үзенең барлык банк картларын финанс идарәчегә тапшырырга һәм 6 меңлек дәүләт җыемын түләргә карар кылган.
Моның белән бергә Арбитраж мәхкәмәсе финанс пирамидасы җитәкчеләренең берсе Марат Сабировны да 90 миллионлык бурыч аркасында банкрот булып таныган.
Доронин, Сабиров һәм шулай ук Эдвард Сабиров белән Зыгмунт Зыгмунтовичь Finiko пирамидасына акча керткән кешеләрнең акчаларын урлауда гаепләнә. Доронин кул астында булса, башка 3 кеше халыкара эзләүдә.
2022 елның көзендә Зыгмунт Зыгмунтовичны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар дип хәбәр ителгән иде. Әлегә аның кайда булганы билгесез.
- Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше — Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.
- Finiko пирамидасында финанс хәрәмләшүләр кылу турында җинаять эше ачылгач, Зыгмунтович һәм Сабировларны халыкара эзләүгә биргәннәр иде.
- Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән иде. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алды (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.
- Finiko китергән зыянның күләме миллиард сумнан артык.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум