Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда 1 сентябрь линейкалары бары тик беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә үтәчәк


Аннексияләнгән Кырымда Белем бәйрәме. Архив фотосы
Аннексияләнгән Кырымда Белем бәйрәме. Архив фотосы

Карар "иминлекне тәэмин итү максатларында" кабул ителгән диелә. Кремльнең Украинага каршы алып барган сугышы Русиядәге бәйрәмнәрнең оештырылуына да йогынты ясый.

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов быел мәктәпләрдә 1 сентябрьдә Белем көне уңаеннан линейкалар бары тик 1нче, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен генә үтәчәк дип белдерде. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.

Түрә әйтүенчә, карар "иминлекне тәэмин итү максатларында" кабул ителгән.

"Шул ук вакытта тиешле таләпләр үтәлгәндә, әйтик зур булмаган авыл мәктәпләре тантаналы чарада катнашачак сыйныфлар санын арттырырга мөмкин", дип тә өстәгән ул.

Кремльнең Украинага каршы алып барган сугышы Русиядәге бәйрәмнәрнең оештырылуына да йогынты ясый. Хәзер аларның кайберләрен "иминлекне кайгыртып" яки бөтенләй үткәрмиләр, йә чаралар билгеле бер чикләүләр белән оештырыла.

Мәсәлән быел Русиянең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар. Әле былтыр гына аларда бу чара үткәрелгән иде. Иминлекне күз уңында тотып, чарадан аерым алганда Сарытау, Орёл, Калуга, Рязань, Липецки, Елец, Гусев һәм Төмән баш тартты. Аннексияләнгән Кырым шәһәрләрендә дә иминлекне күз уңында тотып парадлар үткәрмәделәр.

  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • Русия хакимиятләре моны "украин дроннарына ату" һәм "һава һөҗүменә каршы системның эшләп китүе" белән аңлата.
  • 17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды. Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.
  • 25 августка каршы төндә дә Русия басып алган Кырым һәм Акъярга дроннар һөҗүм итте.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG