Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе 13 ел нахакка төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләү карары чыгарды


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

Пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде, аның бу таләбен Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе өлешчә канәгатьләндергән. Фикер алышу вакытында Фәтхулла Исхаков үзенең йомгаклау чыгышын "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә мөмкинлек бирегез" дип башлаган.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә, каналда мәхкәмә карары укылган видео да чыкты.

Пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде.

Фикер алышу вакытында Фәтхулла Исхаков үзенең йомгаклау чыгышын "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә мөмкинлек бирегез" дип башлаган һәм ни өчен 450 миллион сум акча соравын аңлаткан, дип җиткерә "Аспекты".

"Диңгез буенда йорт – 100 миллион сум. Өйгә хезмәт күрсәтү – ун елга 50 миллион сум. Сак хезмәте һәм хезмәтчеләр – елына 10 миллион сум, ун елга – 100 миллион сум. Ял һәм дәвалану – елына 5 миллион сум. Калганы – башка төрле чыгымнар", дигән ул.

Ленин районы мәхкәмәсе пенсионерның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм аңа дәүләттән 31 миллион сум түләнергә тиеш дип карар чыгарган.

Исхаковның адвокаты Виталий Буркин кешенең газапларын акчага әйләндереп карау мөмкин түгел, дип белдергән. "Бигрәк тә бу җәфаланулар 13 ел, кешелексез шартларда дәвам иткән булса. Бу вакыт эчендә Фәтхулла хатынын, әти-әнисен югалткан, баласы ятим калган һәм әти-әнисез 10 елдан артык яшәгән. Җитмәсә, азат ителгәч дөреслекне эзләүгә 50 еллап вакыт киткән", ди ул.

  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Узган ел Азатлык Фәтхулла Исхаковның язмышын һәм гаделлек өчен көрәшен язып чыккан иде. "Бөтен мәхкәмәләргә, партия оешмаларына, журналистларга яздым. Кызык итеп хәтта "Поле чудес" програмына, Леонид Якубовичка да яздым, миңа җавап бирмәде. Берсенең дә файдасы булмады", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG