Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин вазифасыннан китә. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән Башкортстан медиалары хәбәр итә.
Хаҗин вазифасын Корылтайга депутат итеп сайлануы һәм "шәхси ниятләре" сәбәпле калдыра, дип сөйләгән Mkset-ка республика хөкүмәтендәге чыганагы.
Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта хөкүмәттә Хаҗинга алмаш эзлиләр. Мөгаен аның урынына урынбасарларыннан берсе килер, әмма мәсьәлә әлегә ахыргача хәл ителмәгән диелә.
Министрның Корылтайга депутат итеп сайлануы сәбәпле вазифасын калдырачагын "Пруфы" басмасына Башкортстан хөкүмәтендәге чыганагы да раслаган. Министр вазифаларын Хаҗинның беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин башкарачак дип белдергән ул.
Айбулат Хаҗинны мәгариф министры итеп республикага Радий Хәбиров килгәннән соң билгеләделәр.
Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Айбулат Хаҗиннан инкыйлаби үзгәрешләр уздырыр, иҗтимагый оешмалар белән бергә хәрәкәт итәр дип көтмәде. Башкорт дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри уку хокукын кире кайтара алмас, әмма телләр үсешенә дә комачауламас дигән өметтә булды.
- Быел Башкортстан Корылтаеның VII чакырылышына 110 депутат сайланды. Алар киләсе 5 ел дәвамында парламентта эшләячәк. Тавыш бирүләр 10 сентябрьдә үтте. "Бердәм Русия" партиясе парламенттагы 110 урынның 87сен алган.
- Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты халыкны тавыш бирүне инкяр итәргә чакырды. Башкорт комитеты фикеренчә, федерализм өчен чыгыш ясаучы фиркаләр теркәлмәде һәм алар сайлауда катнаштырылмады. Шулай ук тавыш бирүдә Башкортстан бәйсезлеген яклаучы сәяси көчләр юклыгы да әйтелә.
- Башкортстан Дәүләт җыены-Королтай депутаты булып Американ ватандашлыгыннан баш тарткан ММА көрәшчесе Джефф Монсон да сайланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум