Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Питрәч районындагы Богородское авылы мәктәбендә атыш булган

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Икенче сыйныфта укыган бер бала икенчесенә кулдан ясалган коралдан аткан диелә.

Татарстанның Питрәч районындагы Богородское авылы мәктәбендә атыш булган. Мәктәп укучысы кулдан ясалган җайланма белән сыйныфташының битенә аткан, баланы Казандагы балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) җибәргәннәр.

Бу хакта берничә медиа җиткерә.

"Реальное время" язуынча, икенче сыйныфтагы малай икенче бер укучының битенә үзе атыла торган мылтык ("самострел") белән аткан. Беренчел мәгүлүматларга күрә, сигез яшьлек бала уртача авырлыктагы җәрәхәт алган. Урынга полиция һәм ашыгыч ярдәм килгән.

Ату тавышыннан колагы тонган икенче малайны да ашыгыч ярдәмдә алып киткәннәр диелә.

"Казанские ведомости" язуынча, дәресләргә әзерләнгән вакытта икенче сыйныфта укучы ике бала арасында бәхәс чыккан. Алар моңарчы да берничә көн генә алдан урамда талашкан булган, аларның берсе өендә ясаган коралны алып килеп, икенчесенә атарга карар кылган диелә.

Басма журналисты шалтыраткач, мәктәптә "Безнең монда полиция һәм тикшерүчеләр эшли, әлегә шалтыратмагыз", дип җавап биргәннәр. Хәзерге вакытта бу мәктәптә 420 бала укый.

  • 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Шул ук елны сентябрь аенда Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.
  • Быел 11 сентябрь көнне Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG