Accessibility links

Кимендә 761 русияле мобилизациягә эләгүен мәхкәмәгә шикаять иткән. 52 кеше мәхкәмәне отып өенә кайта алган


Русиянең мобилизацияләнгән хәрбиләре. Архив фотосы
Русиянең мобилизацияләнгән хәрбиләре. Архив фотосы

Мобилизацияне шикаять итеп иң күп дәгъвалар Краснояр крае мәхкәмәләренә бирелгән – 64 кеше. Һәр өченче кеше мәхкәмәдә җиңгән. Аннары Башкортстан бара, анда 59 кеше шикаять язган.

2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, йөзләгән русияле сугышка чакырылуы турындагы карарны мәхкәмәләргә шикаять итеп караган. Бу хакта илнең бөтен район һәм гарнизон мәхкшмшлшре базаларын анализлап, "Вёрстка" яза.

Русиянең төрле төбәкләреннән кимендә 761 кеше хәрби чакырылыш комиссиясен шикаять иткән, һәр 15 нче кеше җиңгән.

Мобилизация игълан ителгән беренче атналарда мәхкәмәгә 172 кеше мөрәҗәгать иткән, 589 кеше – хәрби әзерлек бүлекчәләренә яки фронтка барып эләккәннән соң гына. Алар бөтенесе дә мәхкәмәне үзләрен канунсыз сугышка алуларына ышандырырга тырышкан, өйләренә кайтарып җибәрүне сораган диелә.

Мобилизацияне шикаять итеп иң күп дәгъвалар Краснояр крае мәхкәмәләренә бирелгән – 64 кеше. Һәр өченче кеше мәхкәмәдә җиңгән.

Аннары Башкортстан бара, анда 59 кеше шикаять язган. Свердлау өлкәсендә 44 кеше үзенең хокуклары өчен көрәшкән. Мәскәү өлкәсендә шундый 25 кеше табылган, ә Ленинградта - 14.

  • 2022 елның көзендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Башта хакимиятләр бары тик хәрби тәҗрибәсе булганнар гына чакырылачак дигән иде, соңрак бу ялган булып чыкты.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Русия прокуратурасы русияләрне канунсыз мобилизацияләүнең 15 мең очрагын таныды. Былтыр саклану министрлыгы 300 мең кешенең мобилизацияләнүен әйткән иде, димәк, уртача һәр егерменче русияле хәрби комиссариатлар тарафыннан канунсыз гамәлләргә дучар булган дигән сүз.
  • Шул ук вакытта канунсыз мобилизацияләнеп, кире өенә җибәрелгән башкортстанлыны "куркаклык" өчен кыйнаганнар иде. Каныгуга Белорет металлургия комбинаты хезмәткәре дучар булды. Аңа эш урыныннан "бронь" бирергә тиеш булганнар, ләкин мобилизация кысаларында ир хәрби чакыру алган. Ильяның туганнары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, мәхкәмә аның сугышка алынуын канунсыз дип тапкан.
  • Башкортстан мәхкәмәләре "өлешчә мобилизация" кысаларында хәрби хезмәткә алулары белән бәйле шикаятьләрнең яртысын кире какты. Былтыр ноябрь ахырына шундый 46 дәгъва каралган, аларның 24се канәгатьләндерелмәгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG