Русиянең югары вазифаи затларын ташучы "Россия" махсус очучы отряды очарга яраклылык вакыты чыккан Ту-214 очкычларын сатып алучыны эзли. Бу очкычларга 20 елдан артык, аларны төзәтү 1,5-2 миллиард сум булыр дип бәяләнә. Очкычларны Red Wings һава ширкәте алырга мөмкин, дип җиткерә "Коммерсантъ".
Басма мәгълүматынча, 20 елдан артык кулланылган кимендә ике очкыч сатуга чыгарыла. Аларның икесе 3-4 миллиард сум булыр дип бәяләнә.
Ә төзәтү бәясенә килгәндә, аның яртысы моторларны капиталь төзекләндерүгә, калганы җиһазларны яңартуга, салонны яңартуга китәчәк.
Бу уңайдан Red Wings-та басма сорауларына җавап бирүдән баш тартканнар. Газет чыганагы сүзләренчә, "Аэрофлот"ның яңа Ту-214ләр аласы килә, ә калган һава ширкәтләрен 20 ел гына оча ала дип чикләнгәнгә күрә, очкычларның очу вакытын озайту мәсьәләсе борчый диелә.
"Россия" махсус очучы отрядының 2022 елда ун Ту-214 очкычы бар иде. Флотны яңарту програмы нигезендә "Россия" паркын яңа Ил-96 һәм Ту-214 очкычлары тулыландырачак диелә.
- Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
- Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
- Соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", дигән иде. Әйтик, Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк, диелде.
- Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
- Казан авиация заводына Ту-214 очкычын җитештерүгә 42 млрд сум бүлеп биреләчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум