Башкортстанның җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарлары республика башлыгы Радий Хәбировка хезмәт хакларының түбән булуына зарлана. Алар Хәбировның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә фикер калдырып, республикадагы уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр диярлек азрак акча алуларын сөйли, дип җиткерә Ufa1.
Ольга Заряева әйтүенчә, бер хөкемдарның хезмәт хакы якынча 22 мең сум тирәсе. Ул үзенең ике баласы булуын, ә җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарына эшне шәһәрдә генә табып булганга, шуның 16 мең сумын фатирга түләвен әйткән. Хөкемдар сүзләренчә, аның ай буе яшәргә алты мең сум гына акчасы кала.
Адилә Баянова исә җәмәгать хөкемдарлары ала торган хезмәт хакының төп өлеше (оклад) 3890 сум, калганы премияләр белән чыга ди. Шул рәвешле ул да хезмәт хакы 20-23 мең сум тирәсе булуын әйткән.
"Эш фронты зур, ә акча юк. Хезмәт хакы эшкә барып килергә генә җитә. Ни өчен район хөкемдарларының керемнәре арта, ә безнеке юк?" дип сораган ул.
Башкортстанның юстиция эшләре дәүләт комитетында бу уңайдан оператив җавап бирә алмаганнар.
- 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә көн күрә.
- 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр артуы хәбәр ителгән иде.
- Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елда мондый гаризалар 14,5 процентка күбрәк кабул ителгән.
- Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала.
- Шул ук вакытта Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум