"Русия почтасы" финанс проблемнары кичергән мәлдә, аның җитәкчелеге ширкәт чыгымнарының бәйсез аудитын уздырырга булган. Бу хакта РБК җиткерә.
2023 ел нәтиҗәләренә күрә, ширкәтнең чиста зыяны 27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип саныйлар. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Аерым алганда, акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.
Шулай ук "Русия почтасы" дәүләттән ярдәм дә өмет итә: ул ширкәтнең капиталын 117 миллиард сумга җиткерүне, бурычының процентын төшерүне дә (2022 ел ахырына 153,5 миллиард сум булган) сорый.
Шундый ярдәмнәр булганда ширкәт 2024 елда алты миллиард сум чиста керем алырга мөмкин, булмаса, 2025 ел ахырына кадәр зарарга эшләүче булып калачак дип саныйлар "Русия почтасы"нда.
Сентябрьдә "Русия почтасы"ның финанс проблемнары турында Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко әйткән иде. Ул хөкүмәткә "ерактагы тартмага алып куймый гына" чаралар күрергә кушты, "Русия Почтасы"ның "финанс тишеге бөтен әйбер төшеп китәрдәй зур чокырга әйләнмәсен", диде.
- Азатлык хат ташучыларның проблемнары турында язма әзерләгән иде. Без сөйләшкән Татарстандагы хат ташучыларның күбесе эшнең авыр, ә хезмәт хакының түбән булуыннан зарланды. Хат ташучының төп эшеннән тыш, әле "Почта России" тауарын сату да аның өстендә.
- "Газет-журналлардан тыш тагын ике зур сумка белән тауар да алып йөриләр. Сумкалары бик авыр. Печенье, чәй, токмач һәм башка әйберләр күтәреп йөриләр. Пенсионерлар шул почтальоннарны кызганып сатып ала инде. Шуннан файдаланып җитәкчеләре болардан тауар саттыра. Хат ташучыларга план куелган. План үтәлмәсә, премия булмый. Хезмәт хаклары бик аз", дип сөйләде Кукмарадан бер авыл кешесе.
- Шул ук вакытта басма матбугатның тиражлары кимүе күзәтелә. Башкорт яшьләренең "Шоңкар" журналы мөхәррире урынбасары Венер Исхаков басма вакытлы матбугатның тиражлары кимүен төрле сәбәпләр белән аңлата. Аерым алганда, почтаны начар эшли ди. "Почта йөрмәгән авыллар күп. Язылганын китермәү очраклары да бар. Шуннан кеше алмый башлый. Элек хат таратучыларның төп эше газет тарату булса, хәзер кәсеп итүгә күчтеләр. Алар ярма, чәй, май сата", дип сөйләде ул Азатлыкка.
- "Русия Почтасы"ның эшчәнлегеннән мөхәррирләр дә канәгать түгел. Аерым алганда "Безнең гәҗит" газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов "Почта чыгымнары арта, алар хезмәт бәяләрен күтәреп кенә тора. "Русия почтасы" бәясен күтәрә, ә эшен сыйфатсыз башкара. Шулкадәр мыскыллы караш", дип сөйләгән иде. Шулай ук ул халыкны "газетны укудан "Русия почтасы" биздерде" дип тә фикер белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум