Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда быел Татарстаннан 1 140 бала ял иткән


Алушта табигате
Алушта табигате

Русия оккупациясендә калган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге 735 бала Татарстан аланнарына җибәрелгән.

Быел аннексияләнгән Кырымдагы аланнарда Татарстаннан барлыгы 1 140 бала ял иткән. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хөкүмәт брифингында белдерде.

"Кырымда 1 140 бала ике балалар сәламәтләндерү аланында ял итте. Бу — Алуштадагы "Сатера" һәм Форос бистәсендә "Сәләт-Ак Барс" аланнары", диде ул.

Татарстанда Кара диңгез яры буенда Татарстаннан барлыгы 5 меңгә якын бала ял иткән. Аларның күбесе Краснодар краена барган.

Җәйге яллар вакытында Татарстанда яшәүче 148,7 мең бала җәйге аланнарда ял иткән. Шул исәптән Русия оккупациясендә калган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге 735 бала республикада аланнарга җибәрелгән.

Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда быел Татарстан балалары өчен җәйге аланнар эшләде. Украинаның контрһөҗүм башларга, шул исәптән Кырымны кире кайтарырга җыенуы турында хәбәрләргә карамастан, аланнар эшен туктатмады. Татарстан рәсмиләре аннексияләнгән Кырымда Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының аерым контролендә дип ышандырды.

Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде. Шул ук вакытта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Кырымда ял итәргә теләүче балалар саны кимүен дә әйтте.

Анапа, Кырымда бер смена ял итү бер балага 37 мең сумга төшә.

  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • 17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды. Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.
  • Аннексияләнгән Акъярда (Севастополь) Кара диңгез штабына ракет төште һәм бинада янгын башланды.

Подписывайтесь на наш канал в Telegram. Что делать, если у вас заблокирован сайт "Idel.Реалии", читайте здесь.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG