Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин Украинага җиңү теләүчеләр Русиягә кайтса, аларны Магадан көтә дип кисәтте


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Былтыр көз Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да Русиядән китүчеләрне көймәдән качучы күселәр белән чагыштырып, аларга кайтмаска киңәш иткән иде.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Русиядән күчеп киткән һәм Украинаны хуплаучы "релокантлар" кире кайтып тормаса, әйбәтрәк булыр дип белдерде.

"Илдән китеп кабәхәт гамәлләр кылган, Русия җирләренә булган һөҗүмнәргә сөенеп, наци Киев режимына җиңү теләгәннәр аңларга тиеш - аларны монда көтмиләр генә түгел, әгәр монда кайтсалар, аларны Магадан көтә", дип кисәтте ул.

Былтыр көз Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Русиядән китүчеләрне көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга кайтмаска киңәш иткән иде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та сугыш башлангач һәм мобилизация игълан ителгәч илдән киткәннәрне Русия кабул итәргә әзер, әмма "дошманга әйләнүчеләргә Ватаныбызда урын табылуы икеле", диде.

Соңрак Песков русияләргә кире кайткач, берни янамаячак дип әйтте. "Ватан ничек янарга мөмкин инде?", диде ул кайтучыларны эзәрлекләячәкләрме дигән сорауга җавап биреп.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
  • Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG