Татарстанда яшәүчеләрнең 44 проценты керемнәренең хәтта төп чыгымнар өчен дә җитмәвен белдергән. Бу хакта HeadHunter платформы тикшеренүенә сылтанып "Реальное время" җиткерә.
Бер ел элек мондый җавап бирүчеләр 40 процентны тәшкил иткән ә 2021 елда 26 процент диелә.
Сораштыруда катнашканнарның өчтән бере - 33 проценты хезмәт хакларының төп чыгымнарны капларга авырлык белән кенә җитүен әйткән. Ә 23 процент кеше керемнәренең кирәкле алыш-бирешне ясау өчен рәхәт җитүен белдергән.
Татарстанда аеруча 18-24 яшьлекләрнең хезмәт хаклары җитәрлек булуы теркәлгән. Акча җитмәү турында ешрак 55 яшьтән өлкәнрәкләр белдергән. Хезмәт хакы җитмәү турында белдергәннәрнең 39 проценты ирләр, 51 проценты хатын-кызлар булып чыккан. Шул рәвешле акча юклыгына хатын-кызлар күбрәк зарлана.
Керемнәренә канәгать булучылар арасында алдынгылыкта IT (32 процент) һәм "Стратегия, инвестицияләр, консалтинг"(34 процент) өлкәсендә эшләүчеләр. Ә менә "идарә хезмәткәрләре" (58 процент), "медицина, фармацевтика" өлкәсендә эшләүчеләр (57 процент), "фән-мәгариф өлкәсе" хезмәткәрләре киресенчә хезмәт хакларының аз булуы турында сөйли.
Русиянең 100 шәһәре арасында хезмәт хакы күләме ягыннан Казан — 22нче, Чаллы — 34нче урында тора. 2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда уртача хезмәт хакы — 63,2 мең сум, Чаллыда исә — 56,1 мең сум булган.
- Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы аена 100 мең сум хезмәт хакын якынча 9,1 елдан соң гына ала башлаячак. Республика илдәге хезмәт хаклары үсеше исемлегендә 21нче урында тора.
- Элегрәк кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.
- Соңгы ике елда хезмәт хакларының аз булуына аеруча укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре зарлана. Әйтик Росстатның 2019 елгы соңгы белешмәләренә күрә, Русиядә укытучыга сәгатенә уртача 227 сум түлиләр, бу исә ерак юлга йөк ташучыларга яки поезддагы юлчыларны озата баручыларга бирелә торган акчадан да әзрәк.
- Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлавы турында хәбәр ителде. Чаллыда, Казанда һәм Алабугада бу проблем бик кискен тора. Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр саклану комплексы оешмаларына эшкә китә, чөнки анда хезмәт хакы берничә тапкырга күбрәк.
- Киләсе елда бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүгә Русия төбәкләренең акчалары җитми. Шуңа күрә депутатлар хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән, алар 2024 елда төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен акча җитәчәкме икәненә өстәмә төгәллек кертүне сорый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум