Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе биләмәсендә яңа эшли башлаган мөгалимнәр өчен остазлар мәктәбе төзеләчәк. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Аны төзер өчен республика бюджетыннан 529 млн сум бүлеп бирәчәкләр.
Казанның 2нче санлы татар гимназиясе мөдире Рамил Гайнуллин "Бизнес Online"га бу мәктәпнең ничек эшләячәген сөйләгән.
Аның әйтүенчә, остазлар мәктәбенең максаты - туган телдә белем бирүнең алдынгы тәҗрибәләрен җиткерү. Мөдир искәртүенчә, университетны укып бетергәндә студентларда алга таба ничек эшләргә дигән сораулар күп кала, алар методистларга, завучларга һәм тәҗрибәлерәк укытучыларга мөрәҗәгать итә башлый. Булачак укытучылар үз эшләренә керешкәндә тулысынча әзер булу өчен остазлар мәктәбендә тәҗрибә үтә башлаячак дип аңлаткан Гайнуллин.
Мәктәпне 2024 елның декабренә тапшырырга ниятлиләр. Гайнуллин анда яхшы техника белән җиһазландырылган бүлмәләр, ике спортзал һәм актлар залы булачак дип искәрткән. Шулай ук мәктәп нигезендә методик үзәк тә оештырылачак.
Методик үзәктә Казан федераль университеты (КФУ) белгечләре, 2нче татар гимназиясенең тәҗрибәле укытучылары эшләячәк. Студентлар киләчәктә күптелле мәктәпләрдә яки татар мәктәпләрендә эшләү өчен ачык дәресләргә килә алачак.
- 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
- Татарстанда 3 194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.
- Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина Татарстан һәм Русия төбәкләрендә Татар теле укытучылары берлеген, үзгә бер хәрәкәтен оештырырга кирәк дигән иде. Быел августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелде.
- Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум