Кайнар хәбәр

Red Wings Казаннан Грузиягә очышлар башламакчы

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан башкаласыннан Грузиянең ике шәһәренә Русиянең Red Wings һава ширкәте очачак. Татарстанның "ЮВТ Аэро" (Юго-восток Татарстан аэро) һава ширкәте Грузиягә Казаннан очышлар башламакчы булды, моңа Росавиациядән рөхсәт тә алды. Әмма очышларга рөхсәтне Грузиянең сивил авиация агентлыгы бирмәде.

Red Wings Казаннан Грузия башкаласы Тбилиси һәм Кутаиси шәһәренә очышлар башлый. Бу хакта һава ширкәтенең сайтында хәбәр ителә.

Казаннан Тбилисига очышлар 13 ноябрьдән башланачак, сишәмбе (14:40 сәгатьтә) һәм якшәмбе (4:25 сәгатьтә) көннәрендә булачак. Очыш дүрт сәгатьтән артык булачак.

Кутаисига очышлар 3 декабрьдән ниятләнә. Шулай ук сишәмбе (14:40 сәгатьтә) һәм якшәмбе (4:25 сәгатьтә) очачаклар. Юлга 3 сәгать 5 минут вакыт китәчәк. Юлчылар SSJ 100 очкычы белән очачак.

5 июльдә Татарстаннның "ЮВТ Аэро"сы, Русиянең Red Wings һәм "Победа" һава ширкәтләре Казаннан Грузиянең ике шәһәренә – Батуми белән Кутаисига очарга рөхсәт алган иде. Әмма очышларга рөхсәтне Грузиянең сивил авиация агентлыгы бирмәде.

2023 елның февралендә Европа берлеге Русия белән очышларын торгызса, Грузияне икенчел санкцияләр, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр кертәчәге турында кисәткән иде.

15 майда Грузия авиация хакимиятләре ике ил арасындагы очышлар бары тик чикләүләргә эләкмәгән һава ширкәтләренә генә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Русиягә Европа берлеге чикләүләр керткәнгә күрә, Грузия хакимиятләре "Победа" белән "ЮВТ Аэро"га бу рөхсәтне бирмәгән.

  • Русия Грузия белән туры очышларын 2019 елның июнендә туктаткан иде. Моңа Грузия парламентында Русия депутаты Сергей Гавриловның спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавыннан соң Тбилисида башланган протестлар сәбәпче булды.
  • Быел 10 майда Русия президенты Владимир Путин Русия һәм Грузия арасындагы туры очышларга тыюны бетерде һәм Грузия ватандашлары өчен виза тәртибен гамәлдән чыгарды.
  • Дүрт ел туктап торган очышлардан соң Мәскәүдән Грузиягә беренче очкыч очып килгән көнне очкычны протестлар белән каршы алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG