Татарстанның "ЮВТ Аэро" (Юго-восток Татарстан аэро) һава ширкәте Грузиягә Казаннан очышлар башламакчы булган, моңа Росавиациядән рөхсәт тә алган. Әмма очышларга рөхсәтне Грузиянең сивил авиация агентлыгы бирмәгән. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
5 июльдә "ЮВТ Аэро", Red Wings һәм "Победа" һава ширкәтләре Казаннан Грузиянең ике шәһәренә – Батуми белән Кутаисига очарга рөхсәт алган. Мәсәлән, Татарстанның һава ширкәте ике шәһәргә дә атнасына өчәр тапкыр очарга тиеш булган диелә. Шулай да Росавиация бу һава ширкәтләренә Казаннан Тбилисига очарга рөхсәт итмәгән диелә.
Шул ук вакытта 15 майда Грузия авиация хакимиятләре ике ил арасындагы очышлар бары тик чикләүләргә эләкмәгән һава ширкәтләренә генә рөхсәт ителәчәк, дип белдергән иде.
- Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач, очкычлар хуҗаларыннан тартып алынып, Русия теркәвенә күчерелде, аларга җитештерүчеләре һәм Көнбатыш дәүләтләре күзәтүеннән башка гына техник хезмәт күрсәтелә. Шул сәбәпле узган елның апрелендә "ЮВТ Аэро" һәм "Победа" Еврокомиссиянең һава иминлеге белән бәйле кара исемлегенә эләкте. Ул чакта "ЮВТ Аэро" баш мөдире Петр Трубаев Татарстан һава ширкәтенең Росавиация кушуы белән җиде очкычны Русия теркәвенә күчерүен әйткән иде.
- 10 майда Русия президенты Владимир Путин Русия һәм Грузия арасындагы туры очышларга тыюны бетерде һәм Грузия ватандашлары өчен виза тәртибен гамәлдән чыгарды.
- Русия Грузия белән туры очышларын 2019 елның июнендә туктаткан иде. Моңа Грузия парламентында Русия депутаты Сергей Гавриловның спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавыннан соң Тифлистә башланган протестлар сәбәпче булды.
- Әмма АКШ дәүләт департаменты Русия белән Грузия арасында очышлар торгызылса, Грузия һава ширкәтләренә каршы чикләүләр кертергә мөмкин булуы турында белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум