Аяз Шабутдиновны 3 ноябрь көнне чит илдән кайтышлый Мәскәүдә тоткарладылар. Мәхкәмә аны 4 ноябрьдә тикшерү изоляторына җибәрде. Соңыннан 16 декабрьгә кадәр сак астында калдырды.
Танылган блогерны, Русиядәге онлайн-белем базары лидерларының берсе Аяз Шабутдиновны тоткарлау – Русия хакимиятенең блогерлыкны контрольгә алу омтылышының яңа мисалы. Хокук саклаучылар мәгълүматына күрә, блогер үзенең белем бирү програмнары ярдәмендә югары табыш алу мөмкинлеге турында ялган тәэсир тудырган.
Ул шулай ук бизнес-тренинглар сатучы "Like Центр" ("Лайк Центр") белем бирү үзәге челтләре хуҗасы. Smart Ranking агентлыгы мәгълүматына күрә, үзәк узган елда легаль рәвештә 5,2 млрд сум акча эшләгән. Бу – агентлык рейтингында дүртенче урын. Рейтинг башында – яртылаш дәүләтнеке булган Skillbox холдингы (10,5 млрд сум табыш).
Шабутдинов үзен Пермь краендагы Куеды авылыннан ди. Удмурт дәүләт университетында укыган.
Ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясады, аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Шабутдинов эше, сәяси булмаса да, хокук саклаучыларның бу эшкә карата үзенчәлекле мөнәсәбәте белән игътибарны җәлеп итә. Рәсми версия мондый: Шабутдинов "эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыру һәм белем бирү програмнары ярдәмендә югары керем алу мөмкинлеге турында ялган тәэсир" тудырган.
Бу уңайдан Русия президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклаучы Борис Титов та үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, блогерга чамадан тыш кырыс чикләү чарасы билгеләнгән. "Чекалина яки Блиновскаядан (блогерлар Валерия Чекалина һәм Елена Блиновская салым түләүдән качудан гаепләнә – ред.) аермалы буларак, Шабутдиновны салым түләүдән качуда гаепләмиләр. Һәрхәлдә, әлегә. Гаепләүнең асылы киңрәк – хәрәмләшү. Имеш, вәгъдә иткән, әмма алдаган. Нәкъ менә шушы киңлек иң күп сорауларны тудыра да инде", дип язды омбудсмен телеграм-каналында.
"Тикшерү ни өчендер декларатив рәвештә белем бирү програмнарының эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга һәм югары керем алырга ярдәм итмәгәнлеген билгели, күрәсең, полициядә бу өлкәдә әйдәп баручы белгечләр эшли булса кирәк, чөнки нинди дә булса белгечләр җәлеп итү яки эксперт бәяләмәләре турында мәгълүмат юк", дип тәнкыйть белдерә Титов.
Бизнес-омбудсменга Шабутдинов нигез салган "Лайк Центр" вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Әлеге мөрәҗәгатьтә "Лайк Центр" клиентларының берсенең гаризасы эш кузгатуга сәбәп булган диелә. Ул үзен 1,9 млн сумга алдауларын сөйләгән, клиент бу суммага Шабутдинов ширкәте белән килешү бәясен генә түгел, ә рухи зыян һәм мәхкәмә чыгымнарын да керткән, диелә. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, зыян күрүчеләр барлыгы сигез кеше.
Титов миллиардерны эзәрлекләүдә хокук бозулар да тапкан. "Лайк Центр" вәкилләре белдерүенчә, тентүләр вакытында адвокатларны кертмәгәннәр, аларга карата канунны бозып, ширкәт хезмәткәрләренең шәхси телефоннарын, компьютерларын, контрагентларга кагылышлы документларын алганнар.
Мөрәҗәгатьтә телгә алынган клиент ширкәт белән 2020 елдан бирле мәхкәмәләшә диелә. Ул бизнесны алга этәрү өчен "Лайк Центр" белән "мәгълүмати-консультация хезмәтләре" турында килешү төзи, соңрак аның күрсәтелгән хезмәт сыйфатына карата дәгъвалары барлыкка килә, һәм ул акчасын кайтаруны таләп итә.
Азатлык "Лайк Центр" үзәге курсларын төрле вакытларда сатып алган кулланучылар фикерен белеште. Икесенең исеме үзгәртелде, шәхси мәгълүматлары редакциядә бар.
"Бу курсларга акча тотуыма үкенмим"
Алмаз (Казан): Аяз Шабутдинов турында ВКонтакте аша 2015-2016 елда, беренче-икенче курста укыганда белдем. Мин аның "Армия" програмында ике ай катнаштым, бер ай бәясе 5 мең сум тора дип истә калган. Ул аның төп програмы түгел иде, ул бу бизнесын сатты кебек.
Бу програм тулысынча онлайн булды, Вконтактедагы чатта һәм ниндидер бер платформада узды. Минем ул вакытта көчле депрессия, шул депрессиядән чыгар өчен төрле вариантлар эзләгән идем. Бу програмда катнашуыма бик шатмын, чөнки шул дисциплина ягыннан миңа бик булышты, шәхси үсеш ягыннан прогресс сиздем. Моңа акча тотуыма үкенмим.
Ике айдан соң туктадым, чөнки студент өчен биш мең сум табу авыр иде. Дусларым анда катнашмады, чөнки Аязның ул вакытта ук абруе төшеп бара иде, миңа аның турында сөйләү дә уңайсыз иде. Мин катнашуым турында пост та язган идем, чөнки курста шундый бирем бар иде, кешеләрдән хуплау сораган идем. Ул постка бик зур реакция булды, бу миңа мөһим иде, мин хәтта позитив реакция булуына гаҗәпләндем.
Хәзерге хәлләр турында бик уйламыйм, минем позициям – тормышыма кагылмый, мин нейтраль мөнәсәбәттә. Ни өчен бу хакта уйларга, үз тормышымда да күп нәрсәне эшләргә җитешергә кирәк. Ә икенче яктан караганда – ул күпләрнең тормышына уңай тәэсир итте дип саныйм. Әлбәттә, ниндидер адекват булмаган очраклар булгандыр, әмма гомумән позитив дип бәялим.
"Лайк" үзәкләре эшен дәвам итәр дип уйлыйм, ул акылсыз түгел, үзәкнең үзеннән башка да эшләү мөмкинлеген уйлагандыр – бу аны утырту ихтималына бәйле түгел. Аны тоткарлауның төп сәбәбе – акча кайтару мәсьәләсен хәл итү дип уйлыйм, чөнки аннан акча кайтару бик авыр, аның белән төзелгән килешү шартлары нигезендә акчаңны кире кайтару бик авыр. Гомумән алганда, ул миңа эшмәкәр буларак бик ошый. Курслары бәлки яхшы түгелдер, әмма эшмәкәр буларак бик акыллы, бик кәттә кеше, мин аннан маркетингка бик теләп өйрәнер идем. Ары таба ни булыр – билгесез, моның ни өчен эшләнү сәбәпләре турында сөйлисем килми.
"Курслардан соң эшмәкәр түгеллегемне аңладым"
Искәндәр (Уфа): Мин Аяз турында ун-унике ел элек, ВКонтакте сайтында беренче бизнесы – хостеллар турында сөйләгәндә, максат һәм нәтиҗәләре белән бүлешкәндә үк белдем. Ул вакытта бернинди инфобизнес турында да сүз юк иде. Миңа сыйныфташым аның Вконтактеда төркеменә сылтама җибәрде, ул анда "бу айда шуның кадәр табыш алу максаты бар, алдагы айда – моның кадәр эшләдем" дип бүлешә иде. Мин ул вакытта нинди максатчан кеше дип гаҗәпләндем. Мин аның эшчәнлеген күзәтеп бардым, медиа кешесен социаль челтәр аша күзәтү кызык бит.
Аның тренинглары хакында соңрак, 2015-2016 елларда белдем. 2016 елда аның "Концентрат" тренингында булдым. Ул өч көн дәвам итә, кереш буларак санала. Бәясе бик арзан – 500 сум. Өч көн дәвамында – җомга, шимбә, якшәмбе меңләгән катнашучы белән бергә тыңлыйсың, аралашасың. Барысы да сине бу атмосферага, бу мохиткә кертүгә юнәлгән. Мин үзем өчен ниндидер инсайдлар, яңа белемнәр ачмадым, күбрәк анда нинди кызыклы әйберләр барын белдем һәм кешеләр белән таныштым.
"Концентрат"тан соң "Долина" курсын сатып алырга тәкъдим ителә, ул берничә ай дәвам итә. Мин анда ике-өч атна чамасы гына катнаштым, чөнки анда беренче максат – бизнес-партнер(лар) табу, алар белән бергә уртак проект үстерү яки, һәрберегезнең үз бизнесы булса, бер-берегез белән бүлешәсез. Без бер егет белән сайтлар ясый башладык – ул программист, мин – дизайнер. Без дә башкалар кебек сайтлар ясавыбыз турында сөйләп йөрергә кирәк дип уйладык. Нәтиҗәдә минем партнер берничә заказ тапты, зур акчага түгел – ун меңгә. Башка вариантлар юк иде, мин ясый башладым, соңыннан бу сайтларга күбрәк вакыт һәм көч сарыф итәсемне санап чыгардым, нәтиҗәдә төп эшемдә – мин IT-ширкәттә эшли идем – артка калачагымны аңладым. Шуңа дәвам итмәскә булдым, бу эшне ташладым, бу минем өчен түгел дип карар иттем – миңа яллы эштәге хезмәт хакына эшләү җиңелрәк.
Зур акчалар түләмәдем – "Концентрат"ка 500 сум, "Долина"га өлешчә генә түләдем. Ул вакытта әле кредитлар, бүлеп түләүләр юк иде, аванс түлисең дә, ошаса, калганын түләп бетереп дәвам итәсең. Мин дәвам итеп тормадым, шуңа ике атнадан соң тулы тренинг өчен түләмәдем.
Бу курс (мин узган кадәресе) миңа үз карьерам белән шөгыльләнергә кирәклеген аңларга ярдәм итте, ә эшмәкәрлек – үзенчәлекле фикерләүче кешеләр өчен. Бөтен кешегә дә туры килә дип тәкъдим итсәләр дә, барысы да моның өчен тумаган. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым – бу курслар дөрес түгел яки компетентлы түгел дигән сүз түгел, бу нибары минем тема түгел. Мин үзем өчен ниндидер нәтиҗәләр ясадым, ниндидер илһам алдым, моның ничек эшләнгәнен аңладым – анда оештыру ничек барганын белмәсәң, реклам яки социаль челтәрләрдәге сторисларны гына күрсәң, синең фантазияң әллә нинди ышанмаслык сурәтләр ясый, син тыныч кына яши алмыйсың. "Бу тренингларда нишлиләр соң, ник кешеләрнең күзләре янып тора?" дип уйлап йөрисең, ә инде өлешчә генә кагылгач, кешеләрнең нишләгәнен, ничек өлеш керткәнен күргәч, синекеме-түгелме икәнен аңлыйсың һәм тынычланасың.
Минем дусларым һәм танышларым да Аязга барды. Мин аларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлә алам. Беренчеләре тумыштан ук бизнеска, нидер җитештерергә, мөмкинлекләр табарга, нәрсәдер алып сатарга хирыс – нәрсә булуы да мөһим түгел – Авитодагы тауармы, аяк астында күзгә ташланмый яткан әйберме. Мондый кешеләргә "Лайк Центр" урамда уңышлы гына сугышып йөргән егеткә профессиональ бокс дәресләре кебек – сыйфатлырак, техник яктан нәтиҗәлерәк, сабыррак булыр өчен кирәк. Ул болай да орышта катнаша алыр иде, ә моннан соң инде техник яктан дөресрәк көрәшәчәк. Бу танышларым да болай да акча эшлиләр иде, ә курста алар бу сәләтен тагы да чарлады.
Икенче төркем – тренинглар йогынтысына бирелүчән кешеләр. Рухи үсешме ул, үзеңне эзләүме, бизнес-тренингмы… Мин үзем МТЦ (Мәскәү тренинглар үзәге) шәхси үсеш треннглары уздым, шуңа күрә "Лайк Центр" тренингларына килгәч, тирәнгә керергә бик теләмәдем, чөнки охшаш әйберләрнең күп булуын күрдем. Ә минем белән моңа кадәр шәхси үсеш тренингларына килеп, аларның яртысына да җитмәгән кешеләр "Лайк Центр"ның кыйммәтен күрделәр. Башка яктан нәтиҗәләре булмаса да, эмоциональ яктан аларның көч туплаганын күрәсең. Материаль яктан аларның ни белән шөгыльләнгәне билгеле түгел.
Сүз уңаеннан, икенче төркем кешеләре шәхси үсеш тренингларыннан "Лайк"ка, "Лайк"тан "БМ"га ("Бизнес-молодость") күчеп йөрделәр.
Хәзерге хәлләргә килгәндә, Аяз Шабутдинов кебек медиафигура өчен бернинди начар әйбер булмады. Мин никтер Джордан Белфортны (элекке брокер) искә төшердем – аның тарихы нигезендә "Уолт Стрит бүресе" фильмын төшерделәр. Әлбәттә, Белфорт ачыктан ачык мошенник, акцияләр белән хәрәмләшкәне өчен Америка хөкүмәте аны 22 айга төрмәгә утырта. Ул төрмәдән чыккач, аңа кыйммәтле кәгазьләр, биржалар белән шөгыльләнү тыела, әмма ул үз курсларын ача: кешеләр белән ничек сөйләшергә, ничек үз ягыңа аударырга һәм башкалар. Ди Каприо уйнаган "Уолт Стрит бүресе" фильмыннан соң, Белфорт шәхесе белән кызыксыну аеруча арта – кешеләр аның кулга алынганын, төрмәдә утырганын белсә дә, аның белеме белән кызыксынган кешеләр барыбер аның курсларына килә, аларны Белфортның биографиясе куркытмый.
Монда да шулай ук хәл – Шабутдинов медиафигурасы өчен дә бернинди куркыныч юк дип саныйм.
"Курста куйган максатыма ирешмәдем"
Гамил (Әстерхан-Казан): Мин Аязны 2018 елда дустым белән "Трансформация" форумына баргач күрдем, кызык әйберләр турында сөйләвен ишетеп, татар кешесе буларак кызыксындым, инстаграмда табып язылдым. Анда "Кара җомга" турында пост бар иде – "Концентрат" кебек бушлай чара, килегез, файдалы булачак, дип чакыралар. Мин килдем. Анда бөтенесе бии, нәрсәдер эшли. Миңа ошады. Ул эшмәкәрләр өчен "Долина" курсы сата иде, бәясе – 30 мең сум. Бүген бронь ясасагыз, өч көннән түли аласыз, соңрак кыйбатрак – илле мең булыр диелгән. Мин аванс керттем, чөнки ул вакытта дустым белән свитерлар сата идем, бизнесны зурайтырга теләдем. Курска язылдым, атна саен алты тренинг, бик күп онлайн материал – күбесе XL таблицада, андагы сорауга җавап бирәсең, өй эшләрен эшләп җибәрәсең.
Бу миңа бик туры килмәде. Минем үз бизнесым бар, миңа бизнестагы конкрет проблемнарны чишәргә кирәк иде. Мәсәлән, сиңа өй эше бирәләр: "максат аудиториягезне ачыклагыз", "инвестор табыгыз", тегесе-монысы. Ә синең инстаграмда свитерлар турында аккаунт, сиңа аны үстерергә кирәк. Син максат аудиторияңне төзисең, ә бизнесыңда хәзер хәл ителәсе хаос, ә курста сиңа туры килеп бетмәгән мәгълүмат. Бизнеста син ихтыяҗдан карарга киләсең, курста исә башта карар кабул итәргә, ә аннары шуңа туры килүче ихтыяҗ эзләргә кирәк. Менә шуңа күрә минем өчен нәтиҗәле булмагандыр.
Шунда ук ул "Масштаблаштыру" курсын сата иде – бизнесың үссә, шул курста тагын да киңәйтә аласың. Анысы инде 200 мең сум тора иде.
Бөтен чара шоуны хәтерләтә. Анда ярыш бар – кем җитез, алар топта, аларны хөрмәт итәләр, ә кем аутсайдер – үзе гаепле. Ярдәм итү нормаль дәрәҗәдә иде – Аяз такымы ягыннан да, башка эшмәкәрләр ягыннан да. Комьюнити үзе көчле иде. Киңәшләр бирәләр иде. Әмма бу гына аз, минемчә, эшмәкәр өчен бу җитәрлек түгел. Нәтиҗәдә, мин бу курста куйган максатыма ирешмәдем.
Аның төп мәгънәсе: башта акча эшләргә өйрәнегез, аннары үз эшегез белән шөгыльләнегез. Син башта сатыла торган утынны сат, ә аннары хыялланган эшеңне ачарсың – син аны бу алты атна эчендә ача алмаячаксың. Шуңа күрә аның курстагы гамәли күнекмәләре практикада кулланырга уңайлы гади гамәлләр иде.
Бу 2016 ел иде, болар барысы да офлайн. Миңа, мөгаен, 10-20% ярдәм иткәндер. Комьюнитидан мин төшеп калдым, минемчә, анда озак калыр өчен ул шактый киң. Һәрвакыт күңелгә ятмый. Миңа татар телле комьюнити күбрәк якын. Бизнес-табличкалар һаман да гугл-документларда саклана, мин аларны эшләдем, әмма соңыннан тутырудан туктадым, вакыт җитми башлады – күп бирем һәм җаваплар кулланырга яраксыз теория иде.
Дусларымнан ике кеше катнашты, берсе минем белән "Долина"ны узды, әмма аның нәтиҗәсе юк. Ул мәгълүмат алды да, берни эшләмәде. Юкса, ул бик җитез егет, эш ярата, барысын да эшли, әмма аңа "бармады". Икенчесе үз эшен ачты. Ул 2020 елда онлайн "Бизнес-университет"ка йөрде. Ай саен ярты миллионга фотоаппаратлар сата, аккаунты бик кызык. Тик ул үзе "Мин алга таба укудан туйдым да киттем" диде. Ягъни, бу курслар панацея түгел.
Хәзер карыйм да, Аяз кайсыдыр моментта чамадан уздырып җибәрде дип уйлыйм – агрессив маркетинг, еш реклам – бу кешеләргә һәрвакыт ошамый. Туйдырды ул кешеләрне. Әмма ул моны шулкадәр яхшы эшли иде – ул барысын да туйдырып бетерде, әмма шул ук вакытта анда күпме кеше укып чыкты. Ә эшмәкәр буларак ул шәп.
Мин күптән түгел дәүләттән шуңа охшаш курсларның бушлай бирелүен күрдем. Бу курсларга шулкадәр акча түгәргә кирәкме икән? Курстан соң бизнес ачып була дип өметләнү комарлы уен дәрәҗәсендә. Эшмәкәр булсаң, син күп сорауларга җавапны үзең табарсың. Син – эшмәкәр, моның өстенә артык акчаң бар, һәм син аны белем алырга тотарга телисең икән – ник тотмаска, бу шактый яхшы материал. Әмма син эшмәкәр түгелсең, сине анда тартып китергәннәр икән, ә син яллы эштә эшлисең һәм эшмәкәрлек бөтенләй синеке түгел икән – бу дөрес түгел. Ягъни, сине акча эшләп кәттә эшмәкәр булачаксың дип вәгъдә итеп алдыйлар. Син үзеңә файдасы булмаган бизнес-белем өчен күп акча түләячәксең. Әйе, монда яхшы инструментлар бирелә, әмма бу – бизнес-белем, син бу курстан соң суперэшмәкәр булачаксың дигән сүз түгел.
Минемчә, кешеләр хәзер моңа дөрес реакция бирми, карчыга кебек ташланалар, "Ниһаять, бу Аязны утырттылар" дип кеше кайгысыннан көләләр. Әле аның гаепле булуы да факт түгел. Гадел мәхкәмә булырга тиеш дип саныйм. Бәлки, ул кешеләргә зыянга караганда күбрәк файда китерәдер. Әмма кешеләр сөенә, чөнки ул бай, чөнки ул реклам белән туйдырып бетерде."
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум