Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры туган телләрдән төп дәүләт имтиханын тапшыручылар саны безне канәгатьләндерми диде


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Тугызынчы сыйныфтан соң  ОГЭ тапшыру өчен "Туган тел" фәнен 44 муниципаль берәмлектән 2502 укучы сайлаган.

Татарстан мәктәпләрендә туган телне өйрәнә торган укучыларның нибары тугыз проценты гына бу фәннән төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) сайлый. Бу хакта республика Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Без бу күрсәткечләр белән канәгать түгел, бөтенләй канәгать түгел дияргә дә була, чөнки бу аз. Бер атнадан республика районнары белән сөйләшүләр башлаячакбыз, анда туган телләрне сайлауга бәйле мәсьәләләрне күтәрәчәкбез. БДИ һәм төп дәүләт имтиханына әзерлек бара, бу әзерлек кысаларында туган телләр белән бәйле мәсьәләләр күтәреләчәк", дигән министр.

Тугызынчы сыйныфтан соң ОГЭ тапшыру өчен "Туган тел" фәнен 44 муниципаль берәмлектән 2502 укучы сайлаган.

"Туган телләрдән тапшырылган имтиханнарда уртача билге 4,4 балл, бөтен телләрдә дә уңай динамика күзәтелә", дип искәрткән Илсур Һадиуллин.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG