Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевкә Украина каһарманы исеме бирелде — реакция


Украина президенты Владимир Зеленский Мостафа Җәмилевкә Украина каһарманы исемен бирә, 13 ноябрь 2023
Украина президенты Владимир Зеленский Мостафа Җәмилевкә Украина каһарманы исемен бирә, 13 ноябрь 2023

Кырым түрәләре бу хәбәргә тискәре реакция белдерсә, Кырымнан читтә Мостафа Җәмилевкә котлаулар агыла.

13 ноябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский кырымтатар халкы лидеры, Украинаның халык депутаты Мостафа Җәмилевкә Украина каһарманы исеме һәм "Алтын йолдыз" ордены тапшырды.

Зеленский Җәмилевне 80 яшь тулуы белән котлап, Украина һәм кырымтатар халкы азатлыгын яклаган өчен рәхмәтен белдерде.

"Сез көчле, лаеклы, кыю кеше. Тормышыгызны халыкның ихтыярын яклауга багышладыгыз. Без һәммәбез теләгәнне сезгә дә телим. Украинаның җиңүен һәм дәүләтебезнең барлык өлешләренә азатлык килүен. Кырымны азат итүне якынайту өчен без барысын да эшлибез" диде Зеленский.

Мостафа Җәмилев бу бүләкне алу аның өчен зур дәрәҗә, ике ел дәвам иткән тулы күләмле сугышта аны үз тормышлары хакына Украинаның азатлыгын, территориаль бөтенлеген һәм бәйсезлеген яклаучы сугышчылар ала диде.

"Мондый шартларда бу бүләкләү минем өчен зур мәгънәгә ия. Берүк вакытта ул инде унынчы ел оккупациядә яшәгән ватандашларыбыз өчен дә зур мораль ярдәм булып тора", диде Җәмилев.

Кырым түрәләре бу хәбәргә күбрәк тискәре реакция белдерсә, Кырымнан читтә Җәмилевкә котлаулар агыла.

Азәрбайҗандагы сәясәт белгече Рамис Юныс Җәмилевне Азәрбайҗанның зур дусты буларак беләм, ул Украинаның чын миләтпәрвәре дип атады.

"Мостафа Җәмилев — кырымтатарларның хокуклары өчен көрәшче легендар кеше, аны дөньяда күпләр кырымтатарларның Нельсон Манделасы дип атый. Мин аны күп еллар дәвамында Азәрбайҗанның зур дусты буларак беләм. Ул Украинаның чын милләтпәрвәре, совет чорыннан ук Кремль хакимнәренә каршы үз протестын курыкмыйча белдерергә өйрәнгән кеше" дип белдерде ул.

Мостафа Җәмилевка Украина каһарманы исеме бирелү таныклыгы
Мостафа Җәмилевка Украина каһарманы исеме бирелү таныклыгы

Ә менә аннексияләнгән Кырымдагы түрә, Русия федерациясе шурасында Кырымнан сенатор булып утыручы Ольга Ковитиди Җәмилевкә Украина каһарманы исеменнән баш тартырга киңәш итте.

"Бу очракта Җәмилевкә иң дөресе — Зеленский кебек кешедән бүләк алудан баш тарту. Бу минем генә түгел, кырымтатарларның да тискәре мөнәсәбәте. Бүген җиңел замана түгел, үз халкың белән булырга кирәк. Бүген Кырым халкы Русия президенты Владимир Путин һәм республикадагы лидерлар белән. Башкаларны белмибез һәм белергә теләмибез", диде түрә ханым.

"Үз халкың белән булырга кирәк" дигәннән, 2014 елда Русия хакимиятләре Мостафа Җәмилевкә Кырымга керүне 2034 елга кадәр тыйды, 2014 елда Кырымга керү омтылышлары өчен аңа җинаять эше ачты.

Ковитиди кырымтатарларның Җамилевның бүләкләнүенә карата тискәре мөнәсәбәттә булуын каян чыгып әйтүен аңлатмады. Ә менә аның кырымтатар сөргенен аклау өчен Русия телеканалларында ялган сөйләгәне, 2019 елда кырымтатарларның Хыдырлез милли бәйрәмендә хәрби киемнән георги тасмасын тагып килеп, сәхнәдән "Христос воскрес" дип котлавы кырымтатарларның ачуын чыгарган иде.

***

Җәмилевнең бүләкләнүенә тискәре реакция Кырым медиасында да урын алды. "Зеленский Мостафа Җәмилевне Украина каһарманы итте". "Неонаци неонацины бүләкләде: Кырымда каһарманлыкны бәяләделәр", "Җәмилев Бандера һәм Шухевич белән бергә бер баскычка менде". "Бездә бу экстремист эзләүгә игълан ителде" дигән баш исемнәр Кырымның төрле сайтларында күренде.

"Җәмилев Кырым Украина составында булган чорда Украина яклы милләтче позициясен алып, ярымутрауның Русия яклы фиркәләре һәм оешмаларына ачыктан-ачык дошманлык белдерә" дип язды бу басмалар.

***

Кырымтатар халкы мәҗлесе (Русиядә тыелган оешма - ред.) исеменнән Мостафа Җәмилевне мәҗлес рәисе Рефат Чубаров котлады.

"2014 елның февралендә Украина территориясенә Русия гаскәрләренең басып керүе һәм Кырымның оккупациясе белән башланган Русия-Украина сугышы шартларында Мостафа Җәмилевнең Украинаның территориаль бөтенлеген саклау һәм Русия агрессиясенә каршы тору өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә халыкара җәмәгатьчелекне туплауга керткән өлеше бик зур.

Безнең котлауларга Кырымда оккупациядә яшәүче меңнәрчә милләттәшләребез дә кушыла. Алдагы юбилейларыгызны бөтен халык белән бергә Русия баскыннарыннан азат ителгән Кырымда бәйрәм итергә язсын!" дип котлады ул.

Мостафа Җәмилев 1943 елда Кырымда туган. Кеше хокуклары өчен, советларга каршы көрәше өчен 15 ел төрмәләрдә утырып чыккан. 1971 еда Омски төрмәсендә 303 көн ачлык тоткан. 1991 елда Акмәчеттә узган Икенче Корылтайда Мәҗлес рәисе итеп сайланган.

БМОның качаклар эшләре идарәсе Югары комиссарының Нансен исемендәге бүләге лауреаты, Украина дәүләтенең берничә ордены белән бүләкләнгән. 2010 елда Украинадагы "Фокус" журналы тарафыннан Украинаның 200 иң йогынтылы сәясәтчеләр исемлегенә кертелгән.

2014 елдан бирле Украинада яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG