Сарытау өлкәсендәге Аткарски шәһәрендә Украинадагы сугыштан ялга кайткан хәрби Дмитрий Кирюхин урамда берничә кешене кыйнаган, аларга авыр тән җәрәхәтләре ясаган. Аңарчы берничә сәгать кенә алдан ул мәктәптә "Батырлык дәресләре" үткәргән булган, дип җиткерә "Осторожно, новости" Telegram-каналы.
Канал чыгарган видеодан күренгәнчә, 14 ноябрьдә Кирюхин кич белән Советская урамындагы өе янында машинадан чыга. Бернинди сәбәпсез бер күршесенә һөҗүм итә, аны аңын җуйганчыга кадәр кыйный.
Бу тавышка кыйналган ирнең хатыны йөгереп чыга, ярдәм сорап кычкырмакчы була, әмма хәрби аны да кыйный. Шулай ук ул машинадан чыгып бу хәлләргә комачау итәргә теләгән тагын бер хатын-кызга һөҗүм итә. Соңрак Кирюхин бу йортта яшәүчеләрнең бөтенесен үтерәчәкмен дип бөтен урамга кычкыра.
Ирен якламакчы булган хатын-кызның баш сөягенең чигә өлеше сынган, аны хастаханәгә салганнар. Иренең башы яралган. Кирюхин өстеннән полициягә гариза язганнар әмма ул кабат сугышка китәр дә җәзадан котылып калыр дип шикләнәләр.
"Осторожно, новости" мәгълүматынча, Украинадагы сугышка кадәр Кирюхин полициядә хезмәт иткән, әмма эчкән өчен аны эшеннән чыгарган булганнар. Шуннан соң ул саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Сүриядә хезмәт иткән. Иргә шуның өчен "Хәрби батырлык өчен" II дәрәҗәдәге медаль биргәннәр.
Дмитрий Кирюхин Украинадан 13 ноябрьдә кайткан булган. Икенче көнне үк ул 6нчы мәктәпкә барган, анда балаларга хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында сөйләгән. Район хакимиятендә бу очрашудан хисап биреп "Балалар чын каһарманнарның янәшәдә яшәвен күрде, батырлык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт - Русиянең чын ватандашы һәм патриоты сыйфатлары ул", дип язган булганнар.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
- Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
- 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
- "Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум