Башкортстан хакимиятләре Русиягә килүче Фәләстин качаклары өчен вакытлыча яшәү урыны әзерли. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте белдерүендә әйтелә.
Бүген, 21 ноябрьдә Русия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә түрәләр "Фәләстиннән китәргә мәҗбүр булган 250ләп кешене Башкортстанга җибәрү мөмкинлеген караган" , дип искәртелә. Янәсе "республиканың һуманитар операцияләр уздыру һәм качакларны кабул итүдә җыйган тәҗрибәсе" игътибарга алынган.
Кичә Татарстан башкаласы Казанга да Газзәдән 10 кеше кайтты, алар барысы да бер гаилә әгъзалары. 43 яшьлек Рушания Закирова 20 ел элек Фәләстин егетенә кияүгә чыккан һәм шунда күчеп киткән. "Әлегә әти-әни янына кайттык. Нәрсә эшләрбез - монысын вакыт күрсәтер, белмим. Әлегә аннан шок хәлендә килдек. Бер сүз белән әйткәндә, Газзә бүтән юк", дип сөйли ул.
- 1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Татарстанга ияреп, Башкортстанда да Газзә халкына һуманитар ярдәм җыя башладылар.
- Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды Фәләстиндә яшәүчеләргә ярдәм өчен 31 млн сум акча җыйды.
- 10 ноябрь иртәсендә Газзә сызыгында яшәүчеләр өчен дип Татарстанда җыелган һуманитар ярдәм белән, "Казан" халыкара һава аланыннан Мисырга Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче очкычы очып киткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум