Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Русиядә абортлар тыелмаячак дип ышандырды


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко

Шул ук вакытта Федерация шурасы башлыгы абортларны медицина күрсәтмәләре булганда гына һәм хатын-кызны көчләгән булсалар гына ясарга кирәк дип фикер белдергән. 

Русия хакимиятләре аборт ясатуны тыярга җыенмый, чөнки бу демография өлкәсендәге проблемны хәл итмәячәк. Бу хакта Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко әйтте.

"Бернинди тыюлар, басымнар, бу өлкәдә канунны криминаллаштырулар да бу проблемны хәл итә алмый һәм алмаячак та икәнен беләм. Дәүләт бу юл белән бармаячак", дигән ул, аның сүзләрен "Интерфакс" җиткерә.

Шул ук вакытта йөклелекне өзү хезмәтләре "идән астына күчүенә" юл куярга ярамый, дип искәртте ул. Аның әйтүенчә, "Русиянең начар нәтиҗәләр белән тәмамланган тәҗрибәсе бар инде: бу — канунсыз хезмәт базары, хатын-кызлар арасында үлемнәрнең артуы".

Матвиенко фикеренчә, хатын-кызларны абортны кайда ясарга — хосусый клиникадамы, әллә дәүләтнекендәме дигән "сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый", чөнки бу хастаханәләр бөтенесе бердәм медицина стандартлары нигезендә эшли.

Шул ук вакытта Федерация шурасы башлыгы абортларны медицина күрсәтмәләре булганда гына һәм хатын-кызны көчләгән булсалар гына ясарга кирәк дип фикер белдергән.

Күптән түгел Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов та илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми, дигән иде.

  • Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
  • Июль ахырында Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан. Бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аерым алганда аннексияләнгән Кырым да бар.
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG