Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип тануны сорыйлар


Алсу Кормашева Казандагы мәхкәмәдә
Алсу Кормашева Казандагы мәхкәмәдә

Кормашева — Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану — Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.

АКШ вәкилләр пулатының сигез әгъзасы демократлар Элеанор Холмс Нортон һәм Адам Шифф җитәкчелегендә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкенга язган хатларында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны канунсыз тоткарланган дип тануны таләп итә.

Кормашева - Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану - Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.

Канун чыгаручылар язган хаттан өзекне "Америка авазы"ның урыс хезмәте чыгарды. Анда әйтелгәнчә, Алсу Кормашевага рәсми билгеләмә бирү мөһим, бу АКШ хөкүмәтенең аны тиз арада якыннары янына кайтаруга көч куя алуы, һәм кирәкле акчаларны бүлеп бирсен өчен кирәк.

Вәкилләр пулаты әгъзалары Дәүләт департаментыннан Кормашева эше турында өстәмә мәгълүмат бирүне һәм Дәүләт департаментының Алсу Кормашева янына консуллык вәкилләрен үткәрүләренә рөхсәт алырга тырышуы хакында мәгълүмат җиткерүне сорый.

Русия хакимиятләре моңа бәйле мөрәҗәгатьләрне моңа кадәр гел кире кагып килде.

Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын "канунсыз тоткарланган" дип тануның мөһимлеген белдерде. "Дәүләт департаменты Алсуны гаделсез тоткарланган дип таныса, бу бик мөһим адым булачак: әлеге эш белән консуллык бүлеге түгел, американ президентының вәкиле шөгыльләнәчәк. Алсу очрагын башка дәрәҗәгә күтәрү кирәк", диде ул.

  • Бер айдан артык Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева Казанның 2нче тикшерү изоляторында сак астында кала. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган. Бу - Русиядә ачылган шундый беренче җинаять эше.
  • Узган атнада мәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.
  • 4 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Кормашевага каршы ачылган беренче җинаять эше — икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы эш карарын канунлы дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG