Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостанда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Путинга мөрәҗәгать яздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар үзләрен кимсетүгә зарлана - җитәкчелек башка бүлекчәләр белән чагыштырганда безгә өстәмә түләүләрне азрак итеп билгеләмәкче була ди. Алар болай да тулы булмаган бригадаларда эшләүләрен, бернинди өстәмә түләүләр алмауларын сөйли.

Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылындагы ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләр Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган. Бу хакта Activatica җиткерә. Алар үзләрен кимсетүгә зарлана - җитәкчелек башка бүлекчәләр белән чагыштырганда безгә өстәмә түләүләрне азрак итеп билгеләмәкче була ди.

2021 елда Әскәрдәге ашыгыч ярдәм бүлекчәсен Белорет районы үзәк хастаханәсенә кушып куялар. Күптән түгел эшчеләр күмәк сөйләшүләр турында белеп алган: алардан яңа шартлар белән хезмәт килешүләрен яңадан төзетмәкчеләр.

Әскәр фельдшерларына хезмәт зыяны өчен 10 процент, машина йөртүчеләренә - дүрт процент өстәмә түләү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта Белорет үзәк хастаханәсендә башка бүлекчәләрдә 25 процент өстәмә түләү бирелә, дип сөйли алар видеода.

Шулай ук Әскәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре төнлә эшләгән өчен безгә төп хезмәт хакының 80 процентын түләячәкләр, ә башка бүлекләрдә 100 процент түләү каралган ди. Алар болай да тулы булмаган бригадаларда эшләүләрен, бернинди өстәмә түләүләр алмауларын сөйли.

"Безнең ярдәмебез башка бригадаларның ярдәменнән нәрсә белән аерыла? Нишләп эш бирүчеләрнең безнең хезмәтне дискриминацияләве болай сизелә? Моңа ачыклык кертүегезне сорыйбыз", дип йомгаклый видеоны яздыручылар.

  • Башкортстанда медицина хезмәткәрләре эш шартларыннан, түбән хезмәт хакларыннан һәм тиешле түләүләрне ала алмауга даими зарлана.
  • Былтыр августта Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" ди, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмавын әйтә. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.
  • Быел февральдә Башкортстанның перинаталь үзәге табиблары дәваланучылардан акча каерырга мәҗбүр итәләр дип зарланды.
  • Узган ел февраль башында Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.
  • Октябрьдә Бөре районы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүчеләр кандалалар күбәюгә зарланды

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG