Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга"дан китүе турында хәбәр итте


Эльмира Сираҗи
Эльмира Сираҗи

Ул үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Ноябрь ахырында Эльмира Сираҗи ире - Искәндәр Сираҗи аркасында эзәрлекләүгә дучар булуын, өйләрендә тентү узган көнне эшкә чыкмавы өчен аңлатмалар яздыруларын сөйләде. "Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз", дип белдергән иде.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләгән журналист Эльмира Сираҗи үзенең Instagram-ында эшеннән китүен хәбәр итте. Ул моны "мыскыл итүләргә һәм гаепләүләргә түзәргә" теләмәве аркасында дип аңлата.

"Үз теләгем белән эштән китү турында гариза язып чыктым. Дөрес эшләгәнмендер дип уйлыйм, өстемнән тау төшкән шикелле булды. Мыскыл итүләргә, нахак гаепләүләргә, тырнак астыннан кер эзләүгә түзеп, үземә аяк сөрттереп яши алмыйм, бигайбә. Мин үземне чүплектән тапмаган. Баш мөхәрриребез ("Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире - язучы Вахит Имамов - ред.) өстәлендә калдырдым. Аңа уңышлар телим. Әйбәт кенә эшләсеннәр, ләкин мин үземне башкача бу кеше коллективында күрмим", дип белдерде ул.

Ноябрь ахырында Эльмира Сираҗи үзен ире өчен эзәрлекли башлауларын сөйләгән иде. Өйләрендә тентү үткән көнне "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аннан аңлатма язуны таләп иттеләр.

"Башка гөнаһларым да табылган, имеш мин ниндидер сайтлардан алып эшләгән мәгълүматларга үземнең имзамны куеп чыгарганмын. Бездә һәрчак шулай: сайтлардан алган мәгълүматларны эшкәртәсең дә, баш мөхәрриргә җибәргәндә үз имзаңны куеп җибәрәсең. Бу - мәгълүматны кем эшләгәнен белдерү өчен эшләнә. Баш мөхәррир кирәк дип таба икән, синең имзаң белән чыгара, кирәкми дисә - алып ташлый. Моны да миңа гаеп дип, боерык язганнар", дигән иде ул.

Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин заманнары белән чагыштырды: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз", дип белдергән иде.

  • 16 ноябрь иртәсендә журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи өендә һәм офисында тентүләр узды. Ул тентүне Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле рәвештә үткәрүләрен әйтте.
  • Искәндәр Сираҗи Татарстан президентына эзәрлекләнүе турында ачык хат язды. Ул хатында өендә узган тентү турында искә алып, Рөстәм Миңнехановның чорында хаксызлыкның таралуын, пычрак алымнар белән эш ителүе турында яза һәм аны эзерлекләү әмере президент идарәсеннән бирелгән дип фаразлый.
  • Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
  • 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
  • 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG