Брянскида сигезенче сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган. Беренчел мәгълүматларга күрә, ике кеше үлгән, дүрт кеше җәрәхәтләнгән.
Үлүчеләр арасында кыз үзе дә бар, ул үзенә кул салган, моны төбәкнең эчке эшләр министрлыгында расладылар.
Атыш 5нче гимназиядә булган дип хәбәр ителә. ТАСС язуынча, укучы мәктәпкә утлы корал алып кергән һәм берничә тапкыр аткан. Бу аның әтисенең ау коралы булган диелә.
Җирле чатларга сылтама белән "7x7" басмасы язуынча, кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан. Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.
Хәзерге вакытта яраланган дүрт малайның берсе реанимациядә диелә. Бер үлгән малай исә кызның сыйныфташы булган.
Укучыларны мәктәптән эвакуацияләгәннәр. Бинаны уратып алганнар. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре һәм оператив хезмәтләр эшли.
- 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
- Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
- Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
- Шул ук елны сентябрь аенда Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.
- Быел сентябрьдә Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде. Дүрт өлкән кеше яраланды, балалар җәрәхәтләнмәде. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарладылар, төбәк башлыгы әйтүенчә, аның психик авыруы бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум