Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык 70 ел элек булган хәлдә калды


Аерым бер кеше гомерендә 70 яшькә җитү, һичшиксез, олуг бер юбилей булып тора, гадәттә аны бар үткәннәрне күздән кичерү, кайбер очракларда инде, гомумән, тормыш юлына нәтиҗәләр ясау өчен дә уңай бер мизгел дип саныйлар. Азатлык Радиосы мөдире Кәрим Камал үткәннәр генә түгел, киләчәк турында да яза.

Азатлыкны, әлбәттә, алай аерым затка тиңләү бик урынлы да түгелдер – ул бар татар тарихында үзенең аерым, шактый мөһим һәм абруйлы урынын алып торган үзенчәлекле бер проект, тик шулай да минем үземдә шаян уйларга бирелеп, аны кемгә, нинди шәхескә тиңләп булыр иде соң дигән фикер тугалап тора.

Ерактагы 1953 елда башкалар белән беррәттән аңа нигез салырга тырышып йөргән, бихисап киртәләргә карамый бу морадына ирешкән һәм "салкын сугыш" чорына туры килгән гомерен Азатлыкта эшләүгә багышлаган, аны үз чорының алдынгы медиасына әйләндергән Гариф Солтанмы?

Йә инде болшевик империализмы юкка чыккан һәм тирән үзгәрешләргә юл ачылган чорда читтән торып эшләгән Азатлыкны Татарстан һәм Башкортстанга китергән, тарихта беренче мәртәбә бар татар дөньясын хәбәрчеләр челтәре белән берләштергән, аларның һәрберен үз баласы кебек үз иткән Фәрит Иделлеме?

Ә бәлки бүгенге көндә Русиянең залим хакимияте тарафыннан Казанда тоткарланган һәм көннәрен салкын зинданда үткәргән, батырлыгы белән башкаларны да рухландырып торган Алсу Кормаштыр ул Азатлык радиосы?

Бу вариантларның һәрберсе дә дөрес. Һәм аларны баетып та була. Азатлык — 70 ел дәверендә үзендә эшләгән дистәләрчә элекке һәм хәзерге хезмәткәр ул.

Нәкъ менә аларның фидакарь эше нәтиҗәсендә Азатлык дистә еллар дәвамында татар телендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар әзерләгән һәм аларны бар дөньяга ишеттергән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды.

"Тимер пәрдә" юкка чыгу белән нәкъ менә Азатлык таркау яшәгән татар-башкорт дөньясын үзенең хәбәрчеләр челтәре белән ныгытып куйды.

Совет чорындагы урыслаштырудан интеккән һәм урыс сүзләре белән чүпләнеп килгән татар телен дә мөмкин кадәр саф итеп Азатлык саклады.

Мәскәү пропагандасы ялганнарын фаш итеп, татарның чын, әмма яшерелгән тарихын да еллар дәвамында Азатлык җиткереп килде.

Азатлыкның иң мөһим, хәтта парадоксаль үзенчәлеге шунда ки, ул үзенең эшчәнлеген үзен бетерү өчен алып барган бер проект

Азатлыкның иң мөһим, хәтта парадоксаль үзенчәлеге шунда ки, ул үзенең эшчәнлеген үзен бетерү өчен алып барган бер проект. Һәм бу аның максатларыннан чыга — мәгълүм ки, Азатлык ахыргы чиктә Татарстан белән Башкортстанда да демократик принципларга нигезләнгән, тормыш канун нигезендә корылган, һәм дә мәгълүмат чаралары ирекле һәм бәйсез булган җәмгыять кору өчен эшли. Һәм андый җәмгыять корыла икән — Азатлык кебек медианың инде кирәге калмый дигән сүз. Аның урынын деспотиядән азат илдә бер түгел, ә дистәләгән бәйсез медиа ала, Азатлык үз миссиясен үтәгән булып чыга.

90нчы елларда моны коммунизм мәртеннән арынган Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә күреп булды, нәтиҗәдә Азат Европа/Азатлык радиосының чех, словак, эстон, латыш, тагын берничә хезмәте эшен уңышлы төгәлләде. Моңа көнләшеп кенә була — Азатлык рухы ул илләргә ирекле, хокукый җәмгыять рәвешендә кайтты.

Бүген Татарстан, Башкортстан һәм аларның икесен дә үз идарәсендә тоткан Русиядәге вазгыятькә караганда, Азатлыкка башкарасы эшләр әле җитәрлек. Без Сталин корган "тимер пәрдә"нең ничек ишелүен күргән кебек, хәзер Путин тарафыннан аның җәһәт кенә яңадан корылуын күреп торабыз. Медиа мохите генә түгел, бар сәяси вазгыять Русиядә "салкын сугыш" чорын хәтерләтә бара. Ул вакытта да Азатлык томаланды, аңа каршы гайбәт, пычрак таратылды, инде менә бүген дә хакимият безнең эшне киртәли, хәбәрчеләребезне эзәрлекли, халык аңын янә ялган, фейк хәбәрләр белән агулый, берүк вакытта яктыртуы, телгә алынуы тыелган темалар барлыкка килә.

Азатлык хәзер дә 70 ел элек булган хәлдә калды дияргә була. Димәк, эшебез дә элеккечә дәвам итә

Шулай итеп, Азатлык хәзер дә 70 ел элек булган хәлдә калды дияргә була. Димәк, эшебез дә һич тукталмый, миссиябез — бәйсез, риясыз, баланслы мәгълүмат тарату, тыелган һәм күрмәмешкә салынган темаларны яктырту, хакимият ялганнарын фаш итү һәм укучыларыбызда чын ирекле вә кануни җәмгыятькә ирешү өметен сүндермәү дә дәвам итә.

Исемендә радио сүзе калса да, Азатлык хәзер инде радиотапшырулар әзерләми. Илдәге җәмгыять үз тәрәккыятендә артка тәгәрәде тәгәрәвен, ә менә технологияләр үсешен бу, шөкер, туктатмады. Шуңа да үз проектларын Азатлык төрле платформаларда, төрле социаль челтәрләрдә, хәтта төрле телләрдә дә алып бара. Мисал өчен, Idel.Реалии дигән региональ проектның уңышы безне нык куандыра һәм аны Идел-Уралдагы урыстелле халыкка нәкъ менә татар-башкорт редакциясе башлап җибәрү — үзе бер символизмга ия.

Югарыда әйтелгән миссиябезнең тагын бер мөһим өлеше, әлбәттә — Азатлык телен, татар-башкорт телен саклау. Көчле глобализм һәм бигрәк тә илдә янә аякка баскан урыслаштыру шартларында бу бик катлаулы эшкә әйләнсә дә, Азатлыкның бу өлкәдәге Әйдә!Online кебек яңа заманча проектлары ана телен саклап калуга гына түгел, аны үстерүгә, шөһрәтен күтәрүгә дә юнәлтелгән.

Азатлыкның 70 яшен билгеләгән көннәрдә безнең уй-фикерләребез шушы эшләрне алып барган фидакарь хезмәттәшләребезнең берсе, ифрат та сәләтле журналист Алсу Кормаш белән. Бүгенге көндә ул Русия хакимиятенең нахакка гаепләнеп тоткарланган бер тотыгы булып тора. Аның бар гаебе — үз эшен яратып, намуслы башкарган чын журналист булуда. Без барыбыз да Алсуның тизрәк үз эшенә, үз гаиләсенә кайтуына өметләнәбез.

Намуслы журналист булу — ул нормаль җәмгыятьтә җинаять түгел, олы дәрәҗә. Азатлык нәкъ менә шундый нормаль җәмгыятькә ирешүгә булышу эшен туктатмый, дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG