Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы Илназ Галәвиевтән 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум акча түләттерүне сорый


Казанның 175нче гимназиясе. Архив фотосы
Казанның 175нче гимназиясе. Архив фотосы

Бу акчаларны Галәвиевтан 2021 елның 11 маенда һөҗүм иткән чакта мәктәпкә китергән зыяны өчен таләп итәләр. Ул чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр. 

Татарстан прокуратурасы Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырып, җиде укучыны һәм ике укытучыны үтергән Илназ Галәвиевтан мәктәп өчен 1,4 млн сум түләттерүне сорый. Шундый дәгъва белән прокуратура мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Бу акчаларны Галәвиевтан 2021 елның 11 маенда һөҗүм иткән чакта мәктәпкә китергән зыяны өчен таләп итәләр.

Ул чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.

"Һөҗүм турындагы эшне караган вакытта Казан мэриясе дә шундыйрак таләпләр белдергән иде, тик алар караусыз калды" дип яза басма. Шул ук вакытта ул чакта зыян күрүчеләрнең дәгъвалары канәгатьләндерелеп, 22 млн сум түләтергә дигән карар чыкты. Әйтик, балаларын югалткан ата-аналарга Галәвиев өчәр млн сум түләргә тиеш, калганнарга 500 меңнән алып 1,5 млн сумга кадәр.

Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды.
  • Ул "Кара дельфин" кырыс тәртипле колониясендә утыра. Бу Русиядә иң зур колония, анда гомерлек төрмәгә хөкем ителүчеләр утыра. Ул Оренбург өлкәсендә урнашкан, рәсми рәвештә ИК-6 УФСИН дип атала.
  • Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG