Русияләрнең күпчелеге илдә аборт ясатуны тыймаска кирәк дип саный. Бу Russian Field тикшеренү төркеме уздырган сораштыруның нәтиҗәләреннән күренә.
Төркем аналитиклары белешмәләренчә, сораштыруда катнашкан русияләрнең 67 проценты абортны тыюны хупламас иде, бары 25 проценты мондый чикләүне хуплый. Сигез процент кеше исә сорауга җавап бирергә авырсынган яки баш тарткан диелә.
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.
Russian Field белешмәләренчә, абортны тыю фикерен хуплаучылар алар нигездә: 40 меңнән азрак керем алучылар (32 процент), пенсия яшенә җиткәннәр һәм лаеклы ялда булучылар, шулай ук өчтән күбрәк баласы булганнар (31 процент) һәм махсус һөнәри белгечлек алган русияләр (31 процент).
Ә аборт тыюына каршы чыгучылар: 29 яшькә кадәрге (78 процент), тулы булмаган югары белеме булган (79 процент), бер балалы (72 процент), хәзерге вакытта очрашып йөргән кешесе булган (71 процент) русияләр.
Тыю белән бәйле тискәре фикерләр әйтүчеләрнең күпчелеге 120 мең сумнан артык хезмәт хакы ала (74 процент).
Ноябрь башында Русия патриархы Кирилл хосусый клиникаларда абортны тыярга тәкъдим итте. Декабрьдә Думага шундый канун өлгесе кертелде, ә икенче көнне - 14 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин абортлар белән бәйле фикер белдерде.
Бу өлкәдә "Бик сак эш итәргә кирәк", "хатын-кызларның хокуклары һәм ирекләре сакланырга тиеш", диде ул туры элемтә вакытында һәм абортка каршы кампанияне алкоһолгә каршысы белән чагыштырып, ул чакта ялган аракы эчеп агуланучылар артуын искәртте.
Думаның сәламәтлекне саклау комитеты да хосусый клиникаларда аборт ясауны тыюга каршы чыкты. Комитетта Русия хатын-кызларының аборт ясату өчен табиб һәм медицина оешмасын сайлауга хокукын сакларга кирәк дип саныйлар.
- Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
- Июль ахырында Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
- Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
- Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
- Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан. Бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аерым алганда аннексияләнгән Кырым да бар.
- Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
- Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
- Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум