Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Рамилә Сәетова биш елга хөкем ителде


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Ул гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Уфаның Киров район мәхкәмәсе Сәетованы яздырган видеосы өчен хөкем итте. Әлеге видеода ул мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинага кеше үтерергә бармыйча өйләренә кайтырга өндәгән иде.

Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (РФ Җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, "в" пункты.

Шулай ук, мәхкәмә Сәетовага дүрт елга сайтларны чыгару белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнергә тыйды. Мәхкәмә залында җыелган халык бу карарны "Оят!" дип кычкырып каршы алды.

18 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага ачылган җинаять эшен карауга яңадан кереште.

9 октябрьдә бу җинаять эшен үзе аерым гына караган хөкемдар Артур Сөләйманов дәүләт гаепләвенең Сәетова эшен өч хөкемдардан торган коллегия карарга тиеш дигән үтенечен канәгатьләндерде. Шул ук утырышта хөкемдар Сәетованы сак астында тоту вакытын киләсе елның 13 гыйнварына кадәр озайтты.

Шулай итеп Сәетованың эшен Киров район мәхкәмәсенең өч хөкемдарыннан торган коллегия карады, коллегиянең рәисе – Артур Сөләйманов, әгъзалары – Рәфис Нәбиев һәм Рөстәм Шәймөхәмәтов.

  • Быел 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
  • Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.
  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыкты.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG