Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров хастаханәләр вакытында ачылмаса республика сәламәтлек саклау министрлыгы түрәсен эштән куачагын әйтте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Баймактагы, Мәчетле районының Олы Ыктамак авылындагы һәм Дуван районының Мәсәгут авылындагы үзәк район хастаханәләрен берничә ай эчендә ачарга кушылган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифаларын үтәүче Роберт Иштуковка Баймактагы, Мәчетле районының Олы Ыктамак авылындагы һәм Дуван районының Мәсәгут авылындагы үзәк район хастаханәләрен ачуны хәл итеп бетерергә кушкан. Әгәр хастаханәләр вакытында эшли башламаса, түрәне дә, баш табибларны куу белән янаган. Бу хакта MKset җиткерә.

"Бу медицина оешмалары кайчан тулысынча эшли башлаячак? Мин бу көнне контрольгә куям, әгәр бурыч үтәлмәсә баш табиб сезнең белән бергә эшеннән куылачак. Башка сезнең белән шаярмыйм. Бу өч хастаханәне ачып ардым инде", дигән Хәбиров.

Роберт Иштуков Баймак хастаханәсе 15 февральдә эшли башлаячак, әмма рентген бүлмәсе 1 апрельдә ачылачак дигән. Мәчетленекен 2 февральдә, Дуванныкын рентген бүлмәсеннән тыш 1 мартта ачмакчылар.

  • Башкортстанда бу медицина өлкәсендә күзәтелгән бердәнбер проблем түгел. Хастаханәләрне кулланышка тапшыру вакытлары озаюы белән беррәттән, медицина хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакларына зарланулары да, табибларның хезмәт шартлары белән канәгать булмаулары да даими күзәтелә.
  • Мәсәлән былтыр октябрь аенда Бөре районы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүчеләр хезмәт шартларын түзеп булмастай дигән иде. Алар кандалаларга зарланды.
  • Медицина хезмәткәрләре үз акчаларына дихлофос һәм махсус акбурлар алып, кандалаларны агулаган. Әмма бу ярдәм итмәгән. Агу исе килгәнгә ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр бина эчендә ял итә алмый башлаган: алар көндез урамда, кичен үзләренең машиналарында вакыт үткәрергә мәҗбүр калган.
  • Моңарчы Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр төбәк башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" диде, хезмәт хаклары 2016 елдан бирле артмавын әйтте.
  • Былтыр февральдә Башкортстанның перинаталь үзәге табиблары дәваланучылардан акча каерырга мәҗбүр итәләр дип зарланды.
  • Башкортстанда Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары да "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG