Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" Русиянең иң рәхимсез хөкемдарлары исемлеген төзегән, анда Башкортстаннан ике хөкемдар да бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин —Лилия Чанышеваны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган кеше. Ә Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Руслан Рамазанов аны үз көчендә калдырды. Чанышева әни булырга мөмкинлек бирүләрен сораса да, җәза мөддәтен йомшартмадылар.

"Новая газета" Русиянең кайбер төбәкләрендә һәм Мәскәүдә рәхимсез карарлар чыгарган 21 хөкемдарның исемлеген төзегән. Анда Башкортстаннан ике хөкемдар да бар: Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Руслан Рамазанов.

"Без иң ачык мисалларны сайлап алдык һәм хөкем ителүчеләргә төрле мөддәтләр бирелсә дә, бу хөкемдарларның рәхимсезлек ягыннан бер үк төрле булуын аңладык. Чөнки алар альтернатив чикләү чараларына яки шартлы мөддәтләргә хокукы булган кешеләрне тикшерү изоляторларына һәм колонияләргә җибәрә", дип яза басма.

Азамат Бикчурин 2023 елның июнендә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Үзенең соңгы сүзен әйткән чакта 41 яшьлек Чанышева Бикчуринга мөрәҗәгать итеп: "Сез – хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин инде бала таба алмаячакмын. Миңа әни булу форсаты бирегез", дигән иде. Тик хөкемдар аңа бу мөмкинлекне бирмәде.

Ә исемлектәге икенче хөкемдар - Руслан Рамазанов 2023 елның ноябрендә Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Ул Рамазановтан да акламаса да, мөддәтен йомшарту өчен булса да нигезләр табуны сораган иде. "Миңа 41 яшь, ә мине 7,5 елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Сәяси эшчәнлегемне төгәлләвемнән соң ирем белән балалар тудырмакчы идек. Әмма мине кулга алдылар. Тикшерү изоляторында тотылу шартлары минем сәламәтлегемдә һәм бала табарга сәләтлелегемдә тискәре чагылыш табачак. Миңа әни булырга мөмкинлек бирегез", дигән иде. Рамазанов аның мөддәтен йомшартмады.

  • 2023 елның ноябрендә Чанышеваны Пермь краендагы Березники шәһәренең 28нче хатын-кызлар колониясенә утырттылар.
  • Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко "Idel.Реалии"га әйтүенчә, әлегә Лилиянең колониядә күпме утырачагын әйтү авыр.
  • "2021 елның 9 ноябрендә тоткарлануыннан бирле, тикшерү һәм мәхкәмәләр барган чакта ул төрле тикшерү изоляторларында ике ел буе утырды. Русия җинаять-процессуаль кодексы нормаларына ярашлы, тикшерү изоляторында бер көн утыру - төзәтү колониясендә көн ярым утыруга тиң. Аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Димәк 4,5 ел утырасы калды. Тик ике ягы бар: бер карасаң шартлы рәвештә алдан азат ителеп чыга ала. Икенче яктан баш прокуратура Лилиягә җәзаны кырыслатуны таләп итә, кассация мәхкәмәсе прокурорларның теләкләрен канәгатьләндерерме, әлегә әйтүе авыр", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG