Accessibility links

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Ул нацизмны аклауда һәм Русия гаскәрен "кимсетүдә" гаепләнә.

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе, 3 өлеше) һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр. Бу хакта чыганагына таянып "Idel.Реалии" җиткерә.

Моңа "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" дигән шигарләр язылган плакатлар сәбәпче булды.

Беренче плакат белән Ситдыйкованы былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

10 гыйнварда ахыргы гаепләү белдерелгәннән соң Ситдыйкова "шикләнелүче"дән "гаепләнүче"гә әйләнгән. Аңа чикләү чарасын да үзгәрткәннәр, башта полициягә билгеләнергә килеп йөрергә тиеш булган, хәзер исә читкә китмәү турында имза алганнар, диелә. Ситдыйковага гаепләү белдерелүен бүген, 11 гыйнварда "ОВД-Инфо" да раслады.

Хәзер Ситдыйкова һәм аның адвокаты эш материаллары белән танышырга тиеш, шуннан соң җинаять эше прокуратура аша мәхкәмәгә китәчәк.

Ситдыковага гаскәрне "кимсетү" турында җинаять эше ачуга Казан төбәкара экспертиза үзәге белгечләре лингвист Екатерина Палеха һәм психолог Анастасия Касыймова ясаган экспертиза нигез булган иде.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG