Стәрлетамак районының Айгөл авылында яшәүче балаларның ата-аналары социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыгарган язма астына мөрәҗәгать калдырган. Алар республика башлыгыннан мәктәптә җылылык мәсьәләсен хәл итүен сорый. Бу хакта Mkset хәбәр итте.
Айгөл авылы урта мәктәбенең Яңа Фёдоровка авылындагы филиалында былтыр яз көне җылылык челтәрләрендә каза килеп чыккан, шуңа күрә сыйныфларның яртысына җылылык килми башлаган.
"Хәзер суыкта һәм буранда сыйныфларда температура +7-13 градуска җитә", диелә. Шулай ук мөрәҗәгатьне калдырган ана санитар нормаларга ярашлы сыйныфларда температура +18-24 градус булырга тиеш, дип искәртә.
Балалар өшемәсен өчен сыйныфларга электрга тоташтырыла торган җылыткычлар куйганнар. Тик алар ярдәм итми, чөнки тәрәзәләрдән өрә, идәннәр боз кебек дип аңлатыла. Шулай укэлектр җылыткычлары куллануның ни кадәр куркынычсыз булуы да сораулар уята.
"Безнең балалар өчен уңайлы шартлар бөтенләй тудырылмаган икән, сыйфатлы белем турында нинди сүз бара алсын", дип зарланган әти-әниләр.
Мөрәҗәгатькә Стәрлетамак районы хакимияте белгече җавап биргән һәм мәктәпкә мәгариф бүлекчәсе белгечләренең комиссия белән чыгуын, бу мәсьәләнең беренче чиратта контрольдә тора торган мәсьәлә булуын язган.
- Былтыр декабрь башында коммуналь челтәрдә каза чыгып Казанның Совет районында берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктаттылар. Тәрбиячеләр балаларны әти-әниләре килеп алып киткәнче җылыткычлар кабызып куйды.
- Татарстанда һәм Башкортстанда җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин.
- Элегрәк "Idel.Реалии" Идел буе төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык системнарының тузуы турында язган иде. Украинага каршы сугыш алып баруга тотылган акчаларга бөтен илдә шушы системнарны төзәтеп чыгып булыр иде, дип искәртте басма.
- 8 гыйнварга каршы төндә Дәрвишләр бистәсендә күпкатлы 11 йорт, балалар бакчасы, мәктәп, төзелеш көллияте җылысыз калды. Моңа бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы сәбәпче. Пар казаннарындагы төзексезлекләрне төн урталарына гына җайга салганнар һәм йортларга җылы җибәрелә башлаган дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум