Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны соңгы 12 ел өчен иң зур күрсәткечләргә җиткән.
2023 елда Русиядә шундый 589 мең җинаять кылганнар. Бу - 2011 елдан бирле рекорд булып тора, дип яза эчке эшләр министрлыгы статистикасына сылтама белән "Вёрстка" басмасы.
Иң күп авыр һәм аеруча авыр җинаять Мәскәүдә теркәлгән - 50196. Икенче урында Мәскәү өлкәсе - 22 212, өченчедә Краснодар крае - 21 671.
Петербур (20 489), Төмән өлкәсе (17 581) һәм Татарстан (17 126) да мондый җинаятьләр ягыннан алдынгы төбәкләр исемлегендә.
Былтыр авыр җинаятьләрне иң әзе Ненец автоном бүлгесе (213), Чукотка автоном бүлгесе (303) һәм Чечняда (648) теркәгәннәр диелә.
Авыр җинаятьләргә аңлы рәвештә кылынган җинаятьләр керә, алар өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ә аеруча авыр җинаятьләр өчен 10 елдан артыграк мөддәткә иректән мәхрүм итәләр. Бу мәсәлән талау, үтерү, наркотиклар белән бәйле кайбер җинаятьләр булырга мөмкин.
- Моңа кадәр Татарстан башкаласы Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны артуы хәбәр ителгән иде. 2023 елда яшүсмерләр 212 җинаять кылынган. Бу 2022 елдан 23 процентка күбрәк. Аларның 77 проценты милеккә бәйле җинаятьләр. Наркотикаларга бәйлеләре— 14 процент, шәхескә каршы кылынган канун бозулар 7 процентны алып тора.
- Былтыр яз көне адвокатлар Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдергән иде. Мондый җинаятьләр санының артуын юристлар сугыш аркасында килеп чыккан берничә факторга бәйле дип аңлата.
- Әйтик алар хәмер кулланучылар саны артуын искәртә, Русиядә үтерүләрнең 70-80 проценты исерек килеш эшләнә ди. Сугышта катнашканнарның көч куллануына, сивил затларның һөҗүм корбаннары булуына китергән тагын бер сәбәп атала. Юристлар моны – стресс сәбәпле психика бозылу аркасында (ПТСР) ди, бу чир кешедә сугыштан соң дистәләгән еллар эчендә килеп чыгарга мөмкин.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум