Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак укучылар саны арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген укучыларның 78,5 проценты башкорт телен өйрәнә, шул ук вакытта республикада башкортларның саны 31 процентны тәшкил итә.

2023-2024 уку елында Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак 408 781 укучы өйрәнә. Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбәрдин республикада туган телләр үсеше киңәшмәсендә белдерде. Аның сүзләрен Башкортстан башлыгы матбугат үзәге китерә. Утырышны Башкортстан башлыгы Радий Хәбирова үткәрде. Киңәшмә Баймак районында барган протестлар вакытында узды.

Башкортстанда укучыларның 78,5 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укый. Узган уку елы белән чагыштырганда аларның саны 42 мең кешегә арткан.

Шул ук вакытта укучыларның күпчелеге туган тел буларак күбрәк урыс телен сайлаган. Урыс телен санамаганда, мәктәп укучыларының 29,5 проценты гына башка телләрне өйрәнергә гариза биргән. Бу якынча 1523 800 кешене тәшкил иткән. Бер ел эчендә аларның саны 8,5 мең укучыга арткан диелә.

  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин диде алар.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчу белдерде.
  • 2022-2023 уку елыннан милли республикаларда дәүләт телләре туган тел буларак кына түгел, дәүләт теле буларак та укытыла башлады. Моның өчен ата-аналар гариза язарга тиеш диелде.
  • Шул ук елны Азатлык Башкортстанда башкорт теленең укытылуына күзәтү ясады. Аны дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнүе ачыкланды. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлатты.
  • 2022-2023 уку елы башында Башкортстанның Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланды. Аларга 1-11 сыйныфта башкорт телен уку - математика, урыс теле кебек үк мәҗбүри булачак дип әйткәннәр. Медиа язып чыккач, мәктәп башкорт телен уку мәҗбүри түгел дип белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG