Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатар Экрем Крош мәхкәмә утырышында тикшерү изоляторындагы җәфалауларны сөйләде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда Крош намаз укуны тыйдылар, һәм кич белән тикшергән чакта яттан Русия гимнын сөйләттерделәр ди. Бер тапкыр ул гимн сөйләүдән баш тарта. Аны әйберләр саклана торган бүлмәгә алып чыгып, башта яныйлар соңрак кыйный башлыйлар.

"Хизб ут-Тәхрир" эше белән бәйле эзәрлекләнүче кырымтатар Экрем Крош мәхкәмә утырышында узган ел Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында җәфалауларга һәм басымга дучар булуын сөйләгән. Бу хакта "Грати" җиткерә. Ул анда былтыр 27 апрельдән 20 июньгә кадәр утырган.

Аның әйтүенчә, тикшерү изоляторына кабул итеп алган вакытта Крошны да, бирегә күчерелгән башка тоткыннарны да ике сәгать буе чүгәләп утыртканнар, бу вакытта аларны кулларын башлары өстенә күтәрергә мәҗбүр иткәннәр, ә бармаклары өскә таба карап торырга тиеш булган. Куллары төшеп киткән тоткыннарны исә кыйнаганнар: башларына да сукканнар, электрошокер да кулланганнар диелә.

Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре электрошокерны тоткыннар каршы килсә дә, яки үз хокукларын якламакчы булган чакларда да еш кулланган.

Экрем Крош намаз укуны тыйдылар, һәм кич белән тикшергән чакта яттан Русия гимнын сөйләттерделәр ди. Бер тапкыр ул гимн сөйләүдән баш тарта. Аны әйберләр саклана торган бүлмәгә алып чыгып, башта яныйлар соңрак кыйный башлыйлар.

"Оча сөягемнән аскарак - аякларга суктылар, түздем. Соңрак култык астыннан аз гына аскарак - йошмак җиргә электрошокер белән ток суктырдылар. Мине читкә алып атты. Алар торгыздылар да, аякларның эчке ягына, башыма суга башладылар. Мин аракы сасысы сиздем, кемдер исерек иде. Ә бәлки бөтенесе дә исерек булгандыр", дип сөйләгән ул.

Крош үзен кыйнаучы хезмәткәрләргә зарланып, тикшерү изоляторы җитәкчесе Николай Рябовка шикаять язган. Рябов Крошны бүлмәсенә чакыртып алган, күгәрек эзе калырлай итеп колагына һәм күзенә суккан диелә.

Акмәчеттәге 2нче тикшерү изоляторына китерелгән кырымтатарлар үзләрен газаплауларга моңарчы да зарланды.

Былтыр июнь башында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Акмәчетнең 2нче тикшерү изоляторында Кырым сәяси тоткыннарын – Мәҗлес башлыгының беренче урынбасары Нариман Джелялны һәм активистлар - бертуган Ахтемовларны газаплыйлар дип белдергән иде.

Шулай ук биредә кырымтатар Ахметхан Умеровны сакалын кырырга мәҗбүр иткәннәр иде. Изоляторга кертер алдыннан аның ризыкларын һәм кайбер шәхси әйберләрен дә тартып алулары әйтелде.

Акмәчетнең 2нче изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайды. Монда тоткыннарга камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый диелде. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны ты.лары һәм Русия гимнын ятлатулары да әйтелгән иде.

  • Экрем Крошны ФСБ хезмәткәрләре аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районы Немсе Җанкөй (Ближнегородское) авылында былтыр гыйнвар ахырында булган тентүдән соң тоткарлады.
  • Экрем Крош – активист һәм сәяси тоткын Энвер Крошның бертуганы. Тоткарланганчы ул көнкүреш техникасын төзәтү һәм урнаштыру белән шөгыльләнгән.
  • 2023 елның 25 гыйнварында Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе Экремны кулга алып, башта 1 нче тикшерү изоляторына җибәрде. Дүрт айдан аны Кырымда әле 2022 елда гына ачылган яңа урынга - 2нче тикшерү изоляторына күчерделәр. Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә мәхкәмә процесслары башлангач, былтыр августта Экремны Дондагы Ростов тикшерү изоляторына күчерделәр.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп. Хокук яклаучылар әйтүенчә, ун ел эчендә аннексияләнгән Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 107 кеше эзәрлекләнгән, аларның күпчелеге кырымтатарлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG