2023 елда Татарстанда 55,4 мең җинаять кылынган. Бу 2022 елдан 6,2 процентка күбрәк. Җинаятьләрнең артуы турында 26 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитетының республика идарәсенең еллык киңәшмәсендә белдерде.
Аеруча, авыр һәм үтә авыр җинаятьләр саны 17,1 мең очрактан артып киткән. Бу 2022 елдан 15,4 процентка күбрәк.
Моннан тыш, Миңнеханов балаларга карата кылынган көч куллану очракларын "куркыныч проблем" дип атады.
"Узган ел 558 балигъ булмаган кеше җинаятьчеләрнең корбаны булды", диде ул.
Шул ук вакытта президент җинаятьләрнең саны артуының сәбәпләрен атамады.
Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Валерий Липский "миграция өлкәсендә җинаятьләр кискенләште" дип белдерде. Узган елның ноябрендә идарәдә махсус 6нчы бүлек булдырылган. Ул чит ил кешеләрен тикшерү белән шөгыльләнә. Әйтик, 2023 елда 68 чит ил ватандашы мәхкәмәгә җәлеп ителгән.
- Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстанда экстремистик җинаятьләр саны артуын әйтте һәм протестларга юл куймаска чакырды.
- Татарстан авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр иң күп кылынган төбәкләр исемлегенә керде.
- Моңа кадәр Татарстан башкаласы Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр саны артуы хәбәр ителгән иде. 2023 елда яшүсмерләр 212 җинаять кылынган. Бу 2022 елдан 23 процентка күбрәк.
- Былтыр яз көне адвокатлар Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде. Мондый җинаятьләр санының артуын юристлар сугыш аркасында килеп чыккан берничә факторга бәйле дип аңлата.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка сөйләде. "Иң куркыныч урын булып җәмәгать урыннары түгел, ә күпчелек көчләү кылына торган фатирлар һәм йортлар булачак. Русиядә кешегә төп куркыныч билгесез кешеләрдән түгел, ә тормыш иптәшеннән, бергә эчкән кешеләрдән яный", дип белдергән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум