Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең фигуралы шуу җыелма такымына Пекин Олимпиадасында өченче урын бирелде 


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева нәтиҗәләрен дисквалификацияләгәннән соң Русия такымы өченче урынга калды. 

Халыкара тимераякта шуучылар федерациясе (ISU) 2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында Русиянең фигуралы шуу такымын өченче урынга калдырды. Әлеге карар фигуралы шуучы Камилә Вәлиева нәтиҗәләрен дисквалификацияләгәннән соң кабул ителде. Беренче урын АКШ такымына бирелде.

29 гыйнварда Халыкара спорт арбитраж мәхкәмәсе Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепле дип танып, аны дүрт елга дисквалификацияләде.

2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарыла. Моңа, аерым алганда, Европа чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңүләре һәм Русия ярышларында алган бүләкләре керә.

2025 ел ахырына кадәр аңа ярышларда катнашырга, дәүләт һәм хосусый шугалакларда күнегүләр ясарга, дәүләт акчасына уздырылган боз тамашаларында катнашырга ярамый.

  • 2022 елның 7 февралендә Пекиндагы Олимпиадада Русия өчен чыгыш ясаучы Камилә Вәлиева фигуралы шууда такым ярышларында башка Русия спортчылары белән бергә җиңү яулаган иде. Әмма 8 февральда Камиләнең декабрьдә тапшырылган допинг тестында тыелган матдә эзләре табылуы билгеле булды.
  • 15 февральда фигуралы шууда кыска програмнан соң Камилә беренче урынга чыкты. Ирекле програм 17 февральдә узды. Нәтиҗәдә, фаворитларның берсе дип саналган 15 яшьлек татар кызы хатын-кызлар фигуралы шуу ярышларының дүртенче урынга гына чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG