Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан, Чаллы, Уфа, Пермьдә православлар татар телендә балалар өчен Библия китабын тараткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Китап 5 мең тираж белән басылган.

Русия правослау чиркәве фатыйхасы белән эшләүче Библияне тәрҗемә итү институты татар телендә балалар өчен правослау китабы бастырган. Бу хакта Институтның сайтында хәбәр ителә.

Китап "Изге Язма сәхифәләр. Тәүрат, Пәйгамбәрләр, Зәбур, Инҗил" дип атала. Институт аны яңартылган икенче басма дип яза.

"Икенче басманы чыгару тәүрат хикәяләрен 2015 елда дөнья күргән татар телендәге Библиянең тулы тексты белән тәңгәлләштерү өчен эшләнде. Моннан тыш, беренче басма библиографик сирәк китапка әверелде һәм 12 ел эчендә укучыларның яңа буыны үсеп җитте", дип аңлатыла Институт хәбәрендә.

Китап әлегә 5 мең тираж белән басылган. Институт язуынча, ул Казан, Чаллы, Уфа, Пермь һәм татарлар күпләп яшәгән башка шәһәрләргә таратылган.

Китапны беренче итеп 26 гыйнварда Мәскәүдә узган IX православ татар конференциясендә катнашучыларга таратканнар.

Балалар өчен язылган китапта 250 тәүрат хикәясе кыскартылган рәвештә бәян ителә. Һәр хикәя төсле иллюстрация белән тәкъдим ителә.

Библияне тәрҗемә итү институты — Библияне славян булмаган телләргә тәрҗемә итүче һәм Русиядә, якын илләрдә таратучы оешма. Алар 85 млн кешелек аудитория белән эшләүләрен әйтә. Институт Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл фатыйхасы белән эшли.

30 ел эчендә Библияне тәрҗемә итү институты татар телендә 20 китап бастырган. Аларны интернетта бушлай укырга була, Android һәм iOS-та кушымта йөкләргә, китапның аудиоязмасын да тыңларга мөмкин.

2023 елда Библиянең башкорт теленә тәрҗемәсе дөнья күрде.

2016 елда Библия татар теленә дә тәрҗемә ителде. Басма Коръәнгә охшатып, яшел тышлы, алтын төсле татар бизәкләре белән бизәлде. Китапның тышлыгында "Изге язма" дип язылган, Татарчага тәрҗемә кылуның максаты – татар телле христианнарны Библия белән үз телләрендә таныштыру диелде.

Моннан тыш, 2020 елда татар теленең себер диалектында "Йунус пәйгәмбәрнең китабы. Книга пророка Юнуса" басмасы дөнья күрде. Ул "себертатар"ны аерым милләт дип алга сөрүче Гөлсифә Бакиева һәм аның ире Юрий Квашнин ярдәме белән әзерләнде. Инҗилнең башка өлешләре дә "себертатарча"га тәрҗемә ителәчәк дип хәбәр ителгән иде. Моны ислам динен тотучы татарлар арасында миссионерлык эшенең үрнәге дип саныйлар.

Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла. Бүген чиркәүнең Үзәк Азиядән Русиягә килгән мигрантларны православ диненә күчерү эше инде алып барыла. Мисал өчен, чиркәү мигрантлар өчен махсус тукландыру урыннары булдырыла. Инҗил төрле телләргә тәрҗемә ителә.

Соңгы елларда Мәскәүдә оешкан аерым оешмалар татарларның православ диненә күчүен сөйли башлады. Православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова Мәскәүдә - 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде. Бухарова православ диненә күчкән татарларның артуын даими тәкърарлап тора, Татарстанны мөселман республикасы дип танымаска чакыра.

Православ татарлар берлеге Мәскәүдә оешкан, аңа Русия православ чиркәве ярдәм итеп тора. Берлек рәисе Динара Бухарова мөрәҗәгате белән Татар халкы стратегиясенә татарларның бер өлеше "тарихи сәбәпләр аркасында православие динен тота" дигән җөмлә кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG