Accessibility links

Кайнар хәбәр

Библиянең башкорт теленә тәрҗемәсе дөнья күргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк христианнарның изге китаплары татар һәм аның себер диалектына, башка халыкларның теленә тәрҗемә ителгән иде.

19 июньдә Уфада Русия православ чиркәве Библиянең башкорт теленә тәрҗемәсен тәкъдим итәчәк. Китапны Библияне тәрҗемә итү институты, Русия Библия җәмгыяте һәм Русия фәннәр академиясенең Тел институты әзерләгән. Бу хакта Бибиляне тәрҗемә итү институты сайтында хәбәр ителә.

Изге Язма дип аталган китап үз эченә Тәүрат, Зәбүр, Инҗилне ала. 1 567 биттән торган тәрҗемә хезмәтен 20 елдан артык әзерләнгәне әйтелә. Элегрәк аның аерым өлешләре генә дөнья күргән булган.

2015 ел азагында Библияне тәрҗемә итү институты һәм Русия Билия җәмгыяте Библияне башкорт теленә тәрҗемә итү максатыннан хезмәттәшлек итә башлаган. Моның өчен зур фәнни аппарат булдырылган. Тәрҗемә эшендә башкорт язучылары, тел белгечләре һәм тәрҗемәчеләре җәлеп ителгән.

Христианнар китабына Русия фәннәр академиясенең Уфа үзәге белгечләре рецензия ясаган. Тәрҗемәне тәкъдим итү әлеге үзәктә узачак. Аның электрон нөсхәсе инде Библияне тәрҗемә итү сайтына эленгән.

2016 елда Библия татар теленә дә тәрҗемә ителде. Басма Коръәнгә охшатып, яшел тышлы, алтын төсле татар бизәкләре белән бизәлде. Китапның тышлыгында "Изге язма" дип язылган, Татарчага тәрҗемә кылуның максаты – татар телле христианнарны Библия белән үз телләрендә таныштыру диелде.

Моннан тыш, 2020 елда татар теленең себер диалектында "Йунус пәйгәмбәрнең китабы. Книга пророка Юнуса" басмасы дөнья күрде. Аны "себертатар"ны аерым милләт дип алга сөрүче Гөлсифә Бакиева һәм аның ире Юрий Квашнин ярдәме белән әзерләнде. Инҗилнең башка өлешләре дә "себертатарча"га тәрҗемә ителәчәк дип хәбәр ителгән иде. Моны ислам динен тотучы татарлар арасында миссионерлык эшенең үрнәге дип саныйлар.

Урыс булмаганнарны чукындыру эше элек-электән үк эзлекле рәвештә башкарылып килә һәм моңа зур күләмдә акчалар тотыла. Бүгенге көндә чиркәүнең Үзәк Азиядән Русиягә килгән мигрантларны православ диненә күчерү эше инде алып барыла. Мисал өчен чиркәү мигрантлар өчен махсус тукландыру урыннары булдыра. Инҗил төрле телләргә тәрҗемә ителә.

Соңгы елларда Мәскәүдә оешкан аерым оешмалар татарларның православ диненә күчүен сөйли башлады. Православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова Мәскәүдә 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде. Бухарова православ диненә күчкән татарларның артуын даими тәкърарлап тора, Татарстанны мөселман республикасы дип танымаска чакыра.

Православ татарлар берлеге Мәскәүдә оешкан, аңа Русия православ чиркәве ярдәм итеп тора. Берлек рәисе Динара Бухарова мөрәҗәгате белән Татар халкы стратегиясенә татарларның бер өлеше "тарихи сәбәпләр аркасында православие динен тота" дигән җөмлә кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG