Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, хәзерге вакытта Башкортстанга урта медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр кирәк, чөнки яшь белгечләр аз килә.

Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми. Бу хакта бүген, 20 майда хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте, дип җиткерә "Аспекты".

"Безнең медицина оешмаларында 75,8 меңнән артык кеше эшли, шуларның 15 меңнән артыгы - табиблар, 37 меңнән артыгы урта медицина хезмәткәрләре. Шуңа карамастан медицина эшчеләре җитеп бетми", дигән ул.

Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Башкортстанга урта медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр кирәк, чөнки яшь белгечләр аз килә.

Планда каралганча, республикада 10 мең кешегә 103 урта медицина хезмәткәре туры килергә тиеш, ә хәзергә алар 96,32 генә диелә (6,5 процентлап җитми).

Ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләргә килгәндә, 10 мең кешегә шундый 5,65 белгеч туры килә, 12,8 процентлап җитми.

"Хәзерге вакытта республиканың ашыгыч ярдәм системында 2303 кеше, шул исәптән 163 табиб һәм 2140 урта белгеч эшли, тагын 340 хезмәткәр кирәк", дигән Айрат Рәхмәтуллин.

  • 2022 елның җәендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы республикага 1,5 меңләп табиб җитми дигән иде. Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителде. Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды.
  • Шул ук елны декабрьдә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
  • Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
  • Былтыр яз Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
  • Башкортстан табибларын мобилизация дә урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.
  • Татарстан башкаласы Казанда да табиблар һәм шәфкать туташлары җитми, медицина оешмаларында эшләүчеләр еш алмашынып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG