Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә күпләп кызамык йоктыру очраклары арта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең 16 төбәгендә хакимиятләр авыручылар саны артканга балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм хастаханәләргә чикләү чаралары - карантиннар керткән. Аеруча Ростов өлкәсендә хәлләр мөшкел, диелә. Ел башыннан Башкортстанда да инде 76 кеше кызамык йоктырган.

Русиядә күпләп кызамык йоктыру очраклары арта. Ел башыннан бу чирне кимендә 46 төбәктә, бер меңнән артык кешедә ачыклаганнар, дип яза "Известия".

Русиянең 16 төбәгендә хакимиятләр авыручылар саны артканга балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм хастаханәләргә чикләү чаралары - карантиннар керткән. Аеруча Ростов өлкәсендә хәлләр мөшкел - анда 2024 ел башыннан бирле кызамык йоктыруның 200 дән артык очрагы ачыкланган. Чагыштыру өчен - 2023 елда төбәктә ел буена 375 кешедә кызамык тапкан булганнар. Бу ил буйлап иң зур күрсәткеч булып тора.

Быел шушы вакытка кадәр Ханты-Манси автоном бүлгесендә кызамык йоктырган 106 очрак ачыкланган. Әстерхан өлкәсендә - 80, Башкортстанда - 76 очрак.

Татарстанда, Краснодар краенда, Калуга, Төмән һәм Липецки өлкәләрендә, Кабардино-Балкариядә, Төньяк Осетиядә дә берничә дистә очрак теркәлгән.

Февраль башында Мәскәүдә дә берничә югары уку йортында студентларда һәм мөгалимнәрдә кызамык ачыкланган. Аларны читтән торып белем алуга күчергәннәр. Әлегә Мәскәүдә ничә кешенең бу чирне йоктыруы әйтелми.

Роспотребнадзорда кызамык белән бәйле эпидемиологик вазгыятьне контрольдә тотарлык дигәннәр.

  • Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).
  • Былтыр март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелгән иде.
  • Чаллы шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында кызамык таралу сәбәпле, бакчаның эшен туктатып тордылар. Роспотребнадзор моны бакчада эшләүчеләрнең һәм балаларның вакцина ясатмавы белән аңлатты.
  • Былтыр июль башында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырды, 13 бала хастаханәгә салынды. Авылда битлек режимы кертелде, халык күп җыела торган чаралар тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG