Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең Ватанны саклаучылар көненә багышланган дәресендә балаларга сугышта катнашучылар видеосы күрсәтелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

5-7 сыйныфлар өчен дәрес сценариенда Икенче дөнья сугышы турында сөйләгәннән соң укытучыга Украинадагы сугыш темасына кагылырга кирәк дип язылган.

Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең 23 февраль бәйрәменә багышланган дәресләрен уздыра башлаганнар.

5-7 сыйныфлар өчен дәрес сценариенда Икенче дөнья сугышы турында сөйләгәннән соң укытучыга Украинадагы сугыш темасына кагылырга кирәк дип язылган. "Кызганыч, безнең ил кабат шундый хәлдә калды: аның азатлыгын, дәүләт мәнфәгатьләрен һәм территориаль бөтенлеген саклау кирәк. Һәм безнең "махсус хәрби операция"дә катнашучы егетләр үзләренең бабаларының сугышчан данын лаеклы дәвам итә".

Федераль спикерлар буларак дәресләрдә Украинадагы сугышта катнашучылар чыгыш ясый. Бу хакта "Осторожно новости" җиткерә.

Дәрестә укытучы укучыларга берничә видеоролик күрсәтергә тиеш: аларның берсендә хәрбиләр (алар хәрби хәрәкәтләр барган урында һәм кыр лагерьларында дип фаразлана) балаларның хатларын укый.
Укучылар солдатларга "батырлыклары, зур йөрәклк булулары" өчен рәхмәт әйткән.

"Балалар яза торган шушы хатлар ярдәмендә без ышанычны югалтмыйбыз, алар бөтен барган хәлләрне дә аңлый", дип сөйли видеода бер хәрби.

  • "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
  • Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.
  • Былтыр 11 декабрьдә Русиянең 8-11 сыйныф укучыларына "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең чираттагы чыгарылышын күрсәттеләр, ул Конституциягә багышланды. Роликта сенатор Андрей Клишас укучыларга Төп канунны янәсе Владимир Путин түгел, русияләр үзләре үзгәртергә тәкъдим иткән дип сөйләде.
  • Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG