Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный үлеменә сигез көн: Аның штабларында урыслар гына түгел, төрле милләт вәкилләре бар иде


Уфада сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында Навальный истәлегенә салынган чәчәкләр
Уфада сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында Навальный истәлегенә салынган чәчәкләр

Демократия өчен көрәшүчеләрнең өмете булган Алексей Навальный үлеменә бүген сигез көн. Татар-башкортлар арасында аңа теләктәшлек белдерүчеләр дә, шул ук вакытта аны яратып бетермәүчеләр дә шактый күп.

Алексей Навальныйның үлеменә бер атнадан артык вакыт узуга карамастан, сәясәтченең җәсәде әле дә туганнарына тапшырылмаган. Узган җомгада Навальныйның әнисенә улының мәетен күрсәткәннәр. Бу хакта ул видеомөрәҗәгатьтә әйтте. Аның сүзләренчә, Алексейны яшерен генә җирләмәкче булалар.

"Кануни яктан алар миңа Алексейның гәүдәсен бирергә тиеш булсалар да, әлегә кадәр моны эшләмәделәр. Киресенчә, алар мине шантажлыйлар, Алексей кайда, кайчан һәм ничек күмелергә тиеш дигән шартлар куялар. Бу канунсыз. Алар моның яшерен рәвештә, хушлашмыйча гына эшләнүен тели. Мине зиратка, яңа кабергә алып килеп: "Монда сезнең улыгыз ята" димәкчеләр. Мин моңа ризалаша алмыйм", диде Людмила Навальная.

Аның әйтүенчә, һәр теләгән кешенең дә Алексей белән хушлашу мөмкинлеге булырга тиеш.

Ана әйтүенчә, тикшерүчеләр яшерен җеназага ризалашмаса, Алексейның җәсәде белән "нәрсәдер эшләтү" белән янаганнар.

Татар-башкортлар арасында Алексей Навальныйның фикердәшләре дә, шул ук вакытта гамәлләрен хурлаучылар да бар. Аның сәяси юлы башында урыс милләтчеләре белән бергә булуын күпләр кабул итә алмады.

Русия оппозициясендә яңа гына барлыкка килгән бу кешенең "Урыс маршы"нда катнашуы һәм милләтчелек белән шаяруы кайбер татар-башкортларда сәясәтче буларак аңа карата өметне сүндерде.

"Урыс маршы"ннан тыш Навальный "Кавказны ашатуны туктатыгыз" дигән митингта да катнашты. Бу чара Кремльнең Кавказга субсидияләр бирүенә каршы үткәрелде. Анда Навальный үз чыгышында милләтчелек темасына кагылмады, ул күбрәк Төньяк Кавказдагы коррупциягә багышланды.

"Без, монда җыелучылар, Кавказда хәзер хакимияттә булган "уродлар" гына түгел, "нормаль" кешеләрнең дә яшәгәнен беләбез. Анда пәрәнҗәгә төренеп 25 бала табарга хыялланган кызлар гына түгел, кеше кебек яшәргә теләгән кызлар булганын да беләбез. Анда укырга, эшләргә теләгән яшьләр дә бар, аларның хыялы — Porsche Cayenne машинасы белән алтын пистолет кына түгел", дигән иде ул вакытта Навальный уз чыгышында.

Ул вакытта Кавказдагы мөселманнар да бер яктан Навальныйны Русиягә ирек китерүче яңа буын җитәкчесе дип, икенчеләре ил өчен куркыныч кеше дип атады.

Сәясәтченең милләтчелек белән шаяруын яшьлек хатасы дип бәяләүчеләр дә булды.

"Урыс милләтчеләре белән йөргәндә яшь булган бит ул. "Яблоко"да проблемнары булды. Милләтчелек бит ул күп кешегә хас, кемдер аны яшерә, кемдер ачык итеп әйтә. Хәзерге чыгышларына караганда, анда милләтчелек юк. Милләтчелекнең перспективасы юклыгын аңлады ул. Хәзер ул режимга каршы көрәшне үз шигаре итеп алды да, шулай бара. Аның иң беренче максаты — сәясәт. Коррупциягә каршы көрәш — аның өчен хакимияткә килү өчен бер инструмент. Русиядә Путин вакытында сәясәтне ачык итеп алып бару чикләнде. Ачык мәгълүмат чаралары калмады. Навальный интернетны оста кулланып халыкны үзенә җәлеп итте", дигән иде Азатлык белән сөйләшкән белгеч.

Навальныйның Казан һәм Уфадагы штабларына йөрүчеләр арасында да татарлар шактый булды. Шуларның берсе — Уфа штабының элекке активисты, бүген Европа илләренең берсендә яшәүче Айдар Исмәгыйлев Навальный уртак максатлар өчен эшләде дип саный.

"Навальныйны 2012 елдан бирле күзәттем, 2017 елда аның штабына килдем, Башкортстан парламентына депутатлыкка намзәт булдым, Навальныйның Уфадагы штабына булыштым. Аннары чит илгә күчендем һәм аның Европа парламентындагы фикердәшләре белән аралаштым.
Мин үзем Уфада туган, башта башкорт гимназиясендә, аннары башкорт университетында укыган этник татар, һәм минем дусларым арасында татарлар да, урыслар да бар иде. Мин урыс империалистларының нинди икәнен башкалардан яхшырак беләм, шуңа күрә Алексей Навальныйның аның турында төрле кешеләр сөйләгәнчә начар кеше түгел иде дип әйтергә телим. Киресенчә, аның Уфа штабында да, башка төбәк штабларында да урыслар гына түгел, төрле кешеләр бар иде. Навальный максималь ачык кеше иде, ул уртак максатлар өчен берләшкән, кеше хокуклары, коррупция белән көрәшне буш сүз кебек кенә кабул итмәгән кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер булды.

Андый сәясәтчеләр Татарстанда да, Башкортстанда да, Мәскәүдә дә юк

Андый сәясәтчеләр Татарстанда да, Башкортстанда да, Мәскәүдә дә юк. Навальный үзе бер тулы институция иде, ул куәтле сәяси структура төзеде. Шундый дәрәҗәдәге сәясәтченең бүтән булмавы минем өчен ямансу. Татар кешесе буларак, мин моны үзем өчен шәхси фаҗига буларак кабул итәм", ди Исмәгыйлев.

Ул Навальный белән бары бер тапкыр — сәясәтченең Уфадагы штабын ачарга килгәндә күреп аралашкан.
"Уфа аудиториясе алдында чыгыш ясаганда татар милләтчеләре белән дә, урыс милләтчеләре белән дә, башкорт милләтчеләре белән дә сөйләшергә әзер икәнен белдерде, аларның һәрберсенә үз вәкиллеге кирәк, диде, барлык сәяси көчләр белән дә элемтәдә тору мөһим икәнен аңлатты. Гамәлләре белән ул интернационалист иде. Мин беркайчан да диярлек кешенең сүзләренә түгел, баналь яңгыраса да, ә кешенең эшләренә карыйм. Ул чынбарлыкта да төрле сәяси көчләр белән дә элемтәләр саклады — коммунистлар белән дә, феминистлар белән дә, суллар белән дә, ЛГБТ белән дә, милләтчеләр белән дә, шулай ук татар һәм башкорт патриотлары белән дә. Ул бик тәрәкъкый һәм ачык кеше иде дип саныйм. Мәсәлән, мин Башкортстан парламентына сайлау кампаниясендә катнашканда ул миңа, гади татар егетенә, төрле яктан теләктәшлек белдерде", диде ул.

Уфадагы Навальный штабының элекке волонтерларының тагын берсе сәясәтченең үлеме Русия киләчәге белән нык бәйләнгән дип саный.

"Мин Алексей Навальныйны бер генә тапкыр күрдем. Бу 2017 елда Уфа штабы ачылганда булды. Без ирем белән анда килдек, ләкин кешеләр күп булганлыктан, аның янына бармадык, танышмадык, фотога да төшмәдек. Без аны элек интернеттагы видеолардан, төрле тапшыруларда ничек күргән шуннан аерылмый иде. Шат иде, барысын да аңлаешлы телдә төгәл итеп сөйләде. Минем күңелемдә йөрткән сүзләрне әйтте дә бирде.

Аларны үтерергә мөмкин, ләкин сындырып булмый

Аның какшамас кеше булуы шунда ук күзгә ташланды. Күренеп тора, андый кешеләр ни теләгәнен яхшы белә, тормышта билгеле бер максатлары бар. Аларны үтерергә мөмкин, ләкин сындырып булмый. Алексейның бу төп үзенчәлеге бар нәрсәдә дә чагылды: елмаюында, сөйләү рәвешендә һәм үз-үзен тотышында.

2021 елның гыйнварында ул Русиягә кайтуны сайлады. Менә бу Навальныйның кемлеген ачык күрсәтә. Лилия [Чанышева] да шундый. Мине дә төрмәгә утыртырга мөмкинлекләрен яхшы аңлыйм, ләкин илдән китмим. Кулга алулар, штрафлар, тентүләр, тоткарлаулар булуга карамастан, һәм алар әле хәзер дә бара, Навальныйны яклауны туктамадым һәм моңа һич үкенмим.

Алексейның башка булмавы турында ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Хәзер бу булгач мин үз-үземә "сызыкны уздык" дидем. Безгә бу үтерүчеләр системы икәнен күрсәттеләр. Хәзер, алар минем янга беркетмә төзергә килгәч, исемнәре янына "Путинның җәзалаучылары" дип яки шуңа охшаш әйбер язармын.

Хәзер бу системдагы теләсә кем, шул ук полиция, мәхкәмә, прокуратура, ФСБ һәм башка шундый структуралардан китмәгән кеше — барысы да Путинның җәзалаучылары, аларның барысының да бу үлемгә катнашы бар. Алексей да, без барыбыз да андый кешеләргә даими рәвештә: "Канга буялмагыз, үзегезне пычратмагыз!" дидек. Бу кешеләр Навальныйны үтерде. Алар хәзер колониядә Рөстәм Мөлековны да ачыктан-ачык үтерә. Хөр фикерли торган кешеләрне төрмәләргә утырталар, аннары ФСИН системы аларны алдан планлаштырып яки планлаштырмыйча үтерә.

Бу көннәрдә Фаил Алсынов адвокатының посты чыкты. Соңгы фаҗигале вакыйгаларга бәйле, ул Фаилнең сәламәтлеге яхшы булуын хәбәр итәргә теләвен әйтте. Хәзер Фаил хөкем ителгән дүрт елда аның хатыны һәм туганнары бүген аның белән сөйләшкәндә ул яхшы иде, ә икенче көнне аның белән нәрсәдер булу ихтималлыгы белән яшәячәк. Лилия Чанышева өчен дә, үзем өчен дә, барлык тоткыннар өчен дә, "Баймак эшендә" кулга алынган кешеләр өчен дә курку бар.

Әйткәндәй, "Баймак протестлары"нда катнашучылар белән безгә, Навальный тарафдарларына караганда, рәхимсезрәк мөгамәлә итәләр. Үлүчеләр дә бар, әле бит эш мәхкәмәгә дә барып җитмәде. Тагын күпме корбаннар булачак, чөнки Русия — үтерә торган дәүләт. Менә бу — хакимият узган чик.

Навальныйның үлеме Русиянең киләчәк язмышы белән тыгыз бәйләнгән дип саныйм. Алексей исән вакытта, әле Русия дә исән булыр дип өметләндем. Хәзер бу өмет үлде. Хәзер нәрсә булыр, белмим...", диде ул.

Казандагы милли хәрәкәт вәкилләренең берсе турыдан-туры Навальный белән эшләмәсә дә, аны милли каһарманга тиңләвен әйтте.

"Яшь вакытында урыс булмаган халыклар турында төрлесен әйткәләде, әмма онытмаска кирәк, ул бит чиста урыс түгел, ә украин (Навальный үзен ярым урыс, ярым украин дигән иде. Аның туганнары Киев өлкәсе Яңа Залесье авылында яши — ред). Соңгы елларда аның милләтләргә карашы үзгәргәндер дип уйлыйм. Кешенең фикерләре үзгәрүчән бит. Русиянең канлы империя сәясәте белән килешер иде дип уйламыйм.

Мин аны удмурт халкының милли каһарманы Альберт Разин белән чагыштырам, алар икесе дә янып тора торган пассионар кешеләр иде. Разин удмурт халкы өчен үзен-үзе яндырды, Навальный Русия демократиясе өчен һәлак булды. Күпме генә Русиягә кайтырга ярамый, анда сине үтерәләр дисәләр дә — кайтты һәм, кызганыч, чыннан да үтерделәр.

Ни өчен мин Навальныйның украин булуын аерып әйтәм, чөнки илдәге урысларның күпчелегенә демократия, ирекле Русия кирәк түгел, ә башкалар белән сугыша торган империя кирәк. Шуңа акчаларын кызганмыйлар.

Ә Навальный яшьлегендә урыс милләтчелеге белән мавыкса да, аннары аның гамәлләрендә дә, сүзләрендә дә бу хакта берни ишетелмәде.

Мин үзем турыдан-туры Навальный белән аралашкан булмады, әмма аның Казандагы штабы җитәкчесе, мәрхүмә Эльвира Дмитриева белән фикердәшләр идек. Кызганыч, чирләгән килеш полициянең аны сак астында тотулары үлемен якынайтты. Унбиш көнгә, аннан да күбрәккә тоткарлаганнары булды. Йөзләрчә кешене Казан урамнарына алып чыгып митинглар оештырган иде", диде милли хәрәкәт вәкиле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG