Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйган


"Җәлилгә хат" спектакленнән күренеш. КФУ матбугат хезмәте фотосы
"Җәлилгә хат" спектакленнән күренеш. КФУ матбугат хезмәте фотосы

Спектакльдә "Ватан кеше гомереннән кыйммәтрәк", дип әйтелә.

Казан федераль университетының (КФУ) "Мизгел" яшьләр театры "Җәлилгә хат" дип аталган спектакль куйды. Ул Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләренә багышланган. Бу хакта КФУның сайты хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов. Сценарий авторы — Резидә Зәйниева-Гобәева.

Спектакль 23 февраль алдыннан КФУның Филология һәм милләтара багланышлар институты студентлары һәм укытучыларына тәкъдим ителгән.

Уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "Җәлилгә хат" спектаклендә качып утыручы хәрбиләр төрле лирик темаларга сөйләшә, учак янында әңгәмәләр кора. Вакыйгалар Украина сугышы кырында бара. Һәр герой үз эше белән мәшгуль: кемдер агачтан сын ясый, кемдер Муса Җәлил китабын укый.

"Без монда гына Ватанның кеше гомереннән кыйммәтрәк икәнен аңладык", дип әйтелә спектакльдә.

Режиссер Илфак Хафизов сүзләренчә, бу тема барлык кешеләргә да кагыла. Спектакль "мораль-әхлакый" бурычны күз алдында тота.

"Бу хакта сөйләшүдән курыкмаска кирәк, ләкин "хаклы — хаклы түгел" яки "яхшы — начар" дигән позициядән түгел, чөнки анда безнең егетләр катнаша. Алар безнең кебек үк кешеләр — тере, яшь", дип Хафизовның сүзләрен китерә КФУ.

"Мизгел" театры 1996 елда Казан университетының татар филологиясе факультеты базасында Татарстанның халык артисты Марат Җәббаров җитәкчелегендә оешты. Моңа кадәр театр Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзиевның әсәрләрен сәхнәләштерде.

2015 елда театр Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан" әсәрен яңартып күрсәтте.

2017 елда "Мизгел" театры студентларга Нәбирә Гыйматдинова әсәре нигезендә узган гасырда дингә каршы көрәш еллары турында спектакль күрсәткән иде.
Анда Ленин сурәтләрен күтәреп мәчет манарасын кисеп клуб иткән чорлар һәм халыкның кире иманга кайтуы сәхнәләштерелде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә репрессив кануннар һәм чаралар кабул ителде. Сәнгать, мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.

2022 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды. Узган ел Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте.

Шул ук вакытта хакимият вәкилләре сәхнә әсәрләренә тәнкыйди фикерләр дә белдерә башлады. 2023 елның 8 июньдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар Габдулла Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юллаячагын әйтте. Сүз 26 апрельдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең тууына 137 ел тулуга багышланган тантана турында бара.

Җәен Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Колумбия режиссеры Алехандро Гонсалес Пученың Камал театрына килеп спектакль куярга куркуын белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG