Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсе татар конгрессын җитәкләгән Лена Колесникова ире артыннан сугышка киткән


Лена Колесникова
Лена Колесникова

Ул контрактын декабрьдә яки гыйнварда төзегән, күпмегә төзүе турында мәгълүмат юк.

Чиләбе өлкәсенең канун чыгару җыены депутаты Лена Колесникова ихтыяри булып Украинадагы сугышка киткән, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

"Әйе, аның "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) барган урынга ихтыяри булып китүен раслыйбыз. Моның өчен аңа бернинди киртәләр дә юк", дигәннәр агентлыкка Чиләбе парламенты матбугат хезмәтендә.

Аның контракты күпме вакытка төзелүе турында мәгълүмат юк.

Чиләбе өлкәсе парламенты рәисе Олег Гербер Колесникова контрактын декабрьдә яки гыйнварда имзалады дигән. Ул сугышта килеш тә депутат вазифаларын дәвам итәчәк диелә.

Лена Колесникованың сугышка ире артыннан китүе искәртелә. Аның тормыш иптәше - Русия думасы депутаты Олег Колесников. "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Колесников ихтыяри булып сугышка китүен хәбәр иткән иде. Ул Русия һава-галәм көчләренең "Гром-Каскад" пилотсыз очкычлар бригадасы җитәкче урынбасары.

Колесниковларның өч баласы бар.

  • Лена Колесникова - татар дөньясында билгеле кеше. Ул Чиләбедә купшы итеп уздырыла торган "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесенең төп оештыручысы булды, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе иде.
  • "Татар кызы" бәйгесенә 2011 елда Чиләбе шәһәрендә нигез салына, Колесникова аның авторы була.
  • Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.
  • Былтыр октябрьдә "Важные истории" Русия саклану министрлыгы контролендәге "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең Украинадагы фронт сызыгына җибәрү өчен хатын-кызларны "Борз" батальлонына җыя башлавын җиткергән иде. Батальонда хатын-кызлардан ике отряд төземәкче булулары әйтелде: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары.
  • Былтыр март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.
  • Август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.
  • Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG