Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәхкәмәләр Украинадагы сугышта катнашучыларга ачылган җинаять эшләрен туктатып тора


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәхкәмәләр җәза биргәндә сугышта катнашуны хөкем карарын йомшартырдай сәбәп дип бәяләргә тиеш, дигән Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский.

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга карата ачылган җинаять эшләренең күпчелеген аларның нәкъ менә хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы сәбәпле туктатып торалар.

Бу хакта Татарстан хөкемдарларының 2023 елгы нәтиҗәләргә багышланган киңәшмәсендә Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Аның сүзләренчә, бу җинаять кенә түгел, административ эшләрне туктатып тору өчен дә нигез итеп алына.

Кешенең сугышта булуы эшләрне карау өчен бөтен очракта да киртә булып тормый, әмма мондый вакытта эшне карау процедурасы гадиләштерелгән булырга тиеш, дип искәрткән ул.

"Бу "махсус хәрби операциядә" катнашучыларга үзләренең хәрби бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә", дип искәрткән Каминский.

Аның мәгълүматынча, кайбер эшләрне хәрби ялга кайткан чакта яки ул үзе булмаса да караганнар. Мәхкәмәләр җәза биргәндә сугышта катнашуны хөкем карарын йомшартырдай сәбәп дип бәяләргә тиеш, дигән Каминский.

  • Былтыр сентябрьдә "Вот Так" басмасы Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта, дип хәбәр иткән иде.
  • Кайбер очракларда мәхкәмәләр гаепләнүчеләргә җәзаны йомшартканда сугышта катнашуны да түгел, ә Русия гаскәре өчен дип акча күчерүне дә исәпкә алган дип сөйләде басма. Хөкем карарларының берсендә гаепләнүченең сугышка барырга ниятләвен генә дә йомшартырдай сәбәп дип исәпкә алганнар. Тагын берсендә гаепләнүченең үги әтисе сугышка катнашканга җәзаны йомшартканнар.
  • Май ахырында "Если быть точным" проекты да моңа игътибар иткән иде. Хәзер Русиядә яңа "өстенлекләргә ия" төркем барлыкка килде, бу – Украинага каршы сугышта катнашучылар. Аларны торган саен ешрак җаваплылыктан азат итәрләр, "җитди сәбәпләр белән" гаепләүдән баш тарталар, дип искәртте журналистлар.
  • Шулай ук Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тоткыннарның бурычларын кичерүләре дә хәбәр ителде. Әйтик Тамбовта Павел Алехин 2022 ел ахырында 91 яшьлек пенсионерны талаган һәм үтергән өчен 26 елга утырган. Колониягә керү белән диярлек саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм "Шторм Z" хәрби төркеме белән сугышка киткән. Җинаять эшендә ярлыканса да, канунга ярашлы Алехин үзе үтергән пенсионерның иптәш кызына 321 мең сум компенсация түләргә тиеш булган. Әмма мәхкәмә приставы аның бу бурычын исәптән сызган.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Приморье краенда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элекке яллы сугышчысы Украинадагы сугыш турындагы фикере өчен танышын үтергән. Мәхкәмә аны җиде елга колониягә хөкем иткән. Ирнең сугышта катнашуын хөкем карарын йомшартырдай әйбер дип тапканнар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG