Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда техник көллияткә һөҗүм әзерләүдә шикләнелүче студентны эзлиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

18 яшьлек егет узган елның июленнән башка уку йортларына ясалган һөҗүмнәр турында белешмәләр өйрәнгән, корал сатып алу һәм әзерләү мәсьәләләре белән кызыксынган һәм үзе укый торган көллияткә һөҗүм итү планын әзерләгән диелә. Аның 1 апрельдә һөҗүм итмәкче булуы әйтелә.

Татарстан башкаласында Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) көллиятенә һөҗүм итмәкче булган студентны эзлиләр, ул үзе дә биредә белем алган. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән SHOT һәм Baza Telegram-каналлары хәбәр итте.

18 яшьлек егет узган елның июленнән башка уку йортларына ясалган һөҗүмнәр турында белешмәләр өйрәнгән, корал сатып алу һәм әзерләү мәсьәләләре белән кызыксынган һәм үзе укый торган көллияткә һөҗүм итү планын әзерләгән диелә. Аның 1 апрельдә һөҗүм итмәкче булуы әйтелә.

Baza шикләнелүченең исеме Ярослав Р. дип яза. Басма мәгълүматынча, Татарстан тикшерү комитетында 27 февраль көнне ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә әзерләнү турында җинаять эше ачылган. Әлегә егетне тапмаганнар диелә.

  • 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Былтыр апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
  • 2021 елны сентябрь аенда Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.
  • Былтыр сентябрьдә Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде. Дүрт өлкән кеше яраланды, балалар җәрәхәтләнмәде. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарладылар, төбәк башлыгы әйтүенчә, аның психик авыруы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG