Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" Украина Югары Радасыннан Башкортстан бәйсезлеген тану турында канун кабул итүен сорый


Оешма әгъзалары  әле 2022 елның 29 декабрендә үк Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелүен искәртә. "Бер елдан артык вакыт үтте, тик бу карар өлгесендә әле дә алга китеш юк", диелә мөрәҗәгатьтә.

Бүген, 5 мартта "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" Украина Югары Радасыннан Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында канун кабул итүен сорап белдерү чыгарды.

Белдерүдә әйтелгәнчә, быел 23 февральдә Украина парламенты "Ингуш халкының бәйсез суверен милли дәүләт төзүгә хокукын тану, Русиянең ингушларга каршы җинаятьләрен хөкем итү һәм Ингушетиянең бөтенлеген торгызу турында" карар өлгесе кабул иткән.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты кардәш ингуш халкын бу мөһим вакыйга белән котлый, ингуш милләтенең үз бәйсез дәүләтен төзүгә хокукы танылды. Ингуш халкы күп гасырлык көрәше белән Мәскәүнең империячел режимыннан изелмичә, азат һәм бәйсез яшәргә хакы булуын дәлилләде. Без Украинадан соң башка бәйсез дәүләтләр дә Ингушетия республикасының үз бәйсез дәүләтен төзүгә хакы булуын таныр дип өметләнәбез", диелә белдерүдә.

Шул ук вакытта Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзалары әле 2022 елның 29 декабрендә үк Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелүен искәртә.

"Бер елдан артык вакыт үтте, тик бу карар өлгесендә әле дә алга китеш юк. Татарстан һәм Ичкерия республикаларының бәйсезлеген тану турындагы карар өлгеләрендә дә алга китеш күренми", диелә мөрәҗәгатьтә.

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты Украина парламентырннан бу канун өлгеләрен карап кабул итүне сорый. "Бу әлеге республикалардан булган милли хәрәкәтләрнең үз дәүләтләренең бәйсезлеге өчен көрәшү омтылышына легитимлык бирә. Бүгенге Русиядәге милли республикаларның СССРдагы элекке союздаш республикалар кебек үк бәйсезлек алырга шундый ук хакы булуын танырга вакыт", диелә белдерүдә.

  • "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".
  • Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
  • Былтыр мартта комитет Башкортстанның барлык халкына Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итәргә һәм Путин режимы белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга чакырып мөрәҗәгать итте.
  • 14 апрельдә үзләрен "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" бер-берләрен тану һәм хезмәттәшлек турында декларация имзалады. Милли хәрәкәт лидерлары Татарстан белән Башкортстан чикләренең кагылгысызлыгын тану турында килеште. Документта Башкортстандагы татарлар, Татарстандагы башкортларның сәяси, тел һәм милли-мәдәни хокуклары үтәләчәге дә әйтелә. "Бәйсезлек алу эшендә без көндәшләр түгел, көрәштәшләр, чөнки азатлыгыбыз һәм лаеклы тормышыбызга йөзләгән еллар аяк чалган империя – безнең дошманыбыз", дигән иде "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG