Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Уфада яшәүчеләргә бәхетле хис итү өчен аена 220 мең сумнан артык акча кирәк


Иллюстратив өчен
Иллюстратив өчен

Иң күп акча Мәскәүдә яшәүчеләргә кирәк - алар аена 267 мең сум керем алырга тели. Икенче урында - Владивосток (250 мең сум), өченчедә - Петербур (237 мең сум). Иң тыйнак кешеләр Кировта яши, алар аена 178 мең сумга да канәгать.

SuperJob сервисы 500дән артык торак пунктта яшәүче русияләр арасында сораштыру үткәргән. Аларга "Үзегезне бәхетле кеше итеп хис итү өчен сезгә аена ничә сум җитә?", дигән сорау бирелгән.

Уфада яшәүчеләр аена 233 мең сум кирәк дигән, ә Казанда яшәүчеләр 225 мең сумга да канәгать булырлар иде.

Иң күп акча Мәскәүдә яшәүчеләргә кирәк - алар аена 267 мең сум керем алырга тели. Икенче урында - Владивосток (250 мең сум), өченчедә - Петербур (237 мең сум). Иң тыйнак кешеләр Кировта яши, алар аена 178 мең сумга да канәгать.

Сораштырудан күренгәнчә, Русиядә яшәүчеләргә бәхетле булыр өчен аена уртача 215 мең сум кирәк. Ирләр хатын-кызларга караганда 30% күбрәк акча тели. Бәхет өчен ирләргә - 244 мең сум, хатын-кызларга 189 мең җитә.

Сораштыруны 9 февральдән 5 мартка кадәр үткәргәннәр, анда 20 меңнән артык кеше катнашкан.

  • Шул ук вакытта русияләрнең ким дигәндә өчтән бере сугыш аркасында тормыш дәрәҗәсе төшүгә зарлана. Социологлар сораштырган русияләрнең яртысы диярлек (40 проценты) бәяләр артуга һәм азык-төлек, эчемлекләр ассортименты кимүгә борчу белдергән. Һәр бишенче кеше диярлек - 18 проценты машина тауарлары һәм машиналар алу белән проблемнар булуына зарланган.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыелган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Русияләрнең яртысында (51 процентында) гаиләләренең бер айлык кереме күләмендә җыеп куйган акчалары юк.
  • 2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган. Былтыр шундый бурычларның күләме 34,91 млн сумны тәшкил иткән. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.
  • Шул ук вакытта президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG